Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Пионерия оешмасының туган көне уңаеннан районкүләм балалар хәрәкәте активистлары слет-фестивале

Балалар Иҗат үзәгенең еллык эш планы нигезендә 22 май көнне Язлы Арташ авылы биләмәсендә урнашкан урман аланында Пионерия оешмасының туган көне уңаеннан районкүләм балалар хәрәкәте активистлары һәм педагог-оештыручылар катнашында традицион слет-фестиваль булып узды.

Слет кысаларында “Барабаны играют сбор” конкурсының төрле номинацияләрендә урын алган укучылар, балалар оешмалары активистлары һәм иҗат коллективлары бүләкләнде. Шулай ук 2017\2018 уку елында төрле район һәм республикакүләм конкурсларда катнашып, уңышка ирешкән укучылар, аларның җитәкчеләре, һәм район балалар Думасы активистлары тәбрикләнде.

Чараның рәсми өлешеннән соң укучылар барлыгы 11 командага бүленеп, район балалар Думасы активистлары тарафыннан әзерләнгән Пионерия квест-уенында катнаштылар, учак тирәсендә  Пионер җырлары башкардылар һәм флеш-моб биеделәр.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев