Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Пиротехник эшләнмәләр дөрес кулланмаганда тән җәрәхәтләре алуга, янгын чыгуга  китерә

Яңа ел бәйрәмнәре дә якынлашып килә. Бу көтеп алынган бәйрәмне барыбызның да матур, истәлекле итеп үткәрәсе килә. Моннан берничә генә ел элек , яңа ел бәйрәмнәре вакытында яңа ел чыршысын, бүлмәләрне бизәр өчен уз кулларыбыз белән гади ак һәм төсле кәгазьләрдән ясалган бизәкләр, уенчыклар, бәйрәм итү чаралары вакытында бенгаль утлары, төрле төстәге конфетти сибүче шартлаткычлар куллансак....

 

Яңа ел бәйрәмнәре дә якынлашып килә. Бу көтеп алынган бәйрәмне барыбызның да матур, истәлекле итеп үткәрәсе килә. Моннан берничә генә ел элек , яңа ел бәйрәмнәре вакытында яңа ел чыршысын, бүлмәләрне бизәр өчен уз кулларыбыз белән гади ак һәм төсле кәгазьләрдән ясалган бизәкләр, уенчыклар, бәйрәм итү чаралары вакытында бенгаль утлары, төрле төстәге конфетти сибүче шартлаткычлар куллансак, ә хәзер алар урынына алмашка елдан ел яңа, ут иллюминация бизәкләре, төрле төсле яктырткычлар, синтетик тиз янып китүчән бизәү элементлары, ә гади бенгаль утларны ,төсле конфетти сибүче шартлаткычларны, петардалар, фейерверк, салютлар, алмаштырып килә.

Бу эшләнмәләр бик матур күренеш тудырса да, безгә аның куркынычлыгы турында да онытмаска кирәк. Янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре яңа ел бәйрәмнәре вакытында, аеруча пиротехника, электр, яктырткыч бизәлеш эшләнмәләре белән сак булырга чакыра. Статистика күрсәткәнчә, бу чорда аеруча, янгын очраклары ут белән саксыз эш итү, электр приборлары төзексезлеге һәм гади генә янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәмәүдән килеп чыга. Куркыныч хәлләр килеп чыкмасын өчен шуны истә тотарга кирәк.

Пиротехник эшләнмәләрне сатып алганда, бары тик махсус кибетләрдән, махсус бүлекләрдән генә алырга киңәш ителә. Сатып алган очракта пиротехник эшләнмәнең куркынычсызлык һәм сыйфат сертификатын, рус телендәге куллану инструкциясен сорарга һәм саклану срогын карап алырга кирәк. Срогы чыккан пиротехник эшләнмәләрне куллану катгый тыела. Сатып алынган фейрверкларны үзенең оригинал савытында, коры, температурасы +30 градустан артмаган, янып китүчән матдәләрдән, предметлардан, җылылык приборларыннан читтә, балалар кулы җитмәгән җирдә саклау зарур. Юешләнгән. савыты бозылган фейерверкларны киптереп яңадан куллану, машина салонында, кесәләрдә, саклау катгый тыела.

Бәйрәм вакытында пиротехник эшләнмә (фейерверкларны) кулланыр алдыннан берничә киңәш - кагыйдәне белү мөһим.

Фейерверк, салютларның иң беренче чиратта кулланыр алдыннан инструкциясе белән танышырга кирәк. Пиротехник эшләнмәләрне (фейерверк, салютларны) бары тик махсус билгеләнгән урыннарда гына кулланырга. Барлык пиротехник эшләнмәләр бары тик ачык һавада, урамда гына куллану өчен каралган. Аларны бина эчендә, өйдә, фатирларда куллану, фатир балконнарыннан аттыру, пожар һәм шартлау куркынычы булган объектлар, тимер юл, газүткәргечләр , зур көчәнешле электр челтәре, сәхнәләрдә, спорт корылмаларында, халык куп җыелган митинг демонстрация урыннарында, тарихи һәйкәлләргә туры кергән объектлар тирәсендә куллану катгый тыела.

Пиротехник эшләнмәләрне куллану 18 яше тулмаган кешеләргә катгый тыела. Салютларны аттырганда аны тигез, каты урынга урнаштырырга, урнашу мәйданы кечкенә салютларны аумасын өчен читләреннән яхшылап беркетергә яки каты карга урнаштырырга кирәк. Фейерверк аттыручы фитильне кабызуга тиз генә, эшләүче фейерверктан аркасы белән борылып куркынычсыз урынга китәргә тиеш. Яндырган фитильгә, янып киткән салютка, йөз белән иелү катгый тыела. Салют эшләп беткәннән соң, аның кулланылган калдыгы янына 10 минут вакыт үткәч, аның куркынычсызлыгына инангач кына килергә, һәм калдыкларын саклык белән генә алып суга салырга һәм 24 сәгать үткәннән соң гына, каты калдыклар чүплегенә атарга кирәк. Пиротехник эшләнмәләрне дөрес сакламаганда, дөрес кулланмаганда , тән җәрәхәтләре алу, янгын чыгу куркынычы ихтимал. Гади генә шушы кагыйдә - киңәшләрне исебездә тотсак безнең яңа ел бәйрәмнәребез күңелле, истә калырлык матур үтәр. Йорт җирләребезгә, сәламәтлегебезгә зыян килмәс дип ышанып калабыз.

Илдар Хуҗин,

 Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дознавателе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев