Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Пляж волейболы буенча Саба районы Чемпионатының зона уеннары тәмамланды

2 нче августта Байлар Сабасында 2021 нче ел сезонында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының зона уеннары тәмамланды. Чемпионатта барлыгы 25 команда катнашты, шуларның 12се – хатын-кызлар һәм 13е - ир-атлар командалары. Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы катнашты.

Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

Ирләр командалары арасында (өмет лигасы): 1 урын – САТЫШ, 2 урын – ИСПОЛКОМ, 3 урын - САБА.

Хатын-кызлар командалары арасында (Югары лига): 1 урын – САБА-АРЕНА, 2 урын - ФБП 1, 3 урын - САБА.

Ирләр командалары арасында (Югары лига): 1 урын - САБЫГАЗ 1, 2 урын - САБЫГАЗ 2, 3 урын - РЭС.

Җиңүчеләрне һәм призерларны чын күңелдән котлыйбыз, командаларга район этабында уңышлы чыгыш ясауларын телибез!

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев