Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Полиция манекеннары уяулыкка өнди

Телефон, интернет, гаджетлар кем өчендер аралашу, мәгълүмат алу чыганагы булса, мошенниклар алардан акча эшләү мөмкинлеге буларак та оста файдалана. Соңгы еллардагы ай-ти технологияләр өлкәсендәге мошенниклык һәм урлау очракларының артуы шул хакта сөйли.

 

Ни гаҗәп, күпме генә язып,  аңлатып, кисәтеп торуларына карамастан, мошенниклар тозагына эләгүчеләр кимеми. Җинаятьчеләрнең мәкерле схемалары көннән-көн арта, бу үзеннән-үзе алар тарафыннан алданучыларның артуына китерә. Кызганыч, районыбызда да  мондый төр җинаятьләр саны ешая. Россия Эчке эшләр министрлыгының  район бүлеге начальнигы урынбасары - полиция начальнигы Сиренат  Ногманов  әйтүенчә, быел районда теркәлгән  77 җинаять очрагының  44е  мошенниклык белән бәйле.  Узган ел мондый  27  җинаять  теркәлгән булса,  быел ул  63 процентка арткан. “Районда  физик затлар арасында була торган мөнәсәбәтләргә бәйле  (урлау, көчләү, һ.б)  ачылмаган җинаятьләр юк. Узган ел  мошенниклык белән бәйле җинаятьләрне  ачу  37,5  процент булса, быел 40 процент тәшкил итте. Бигрәк тә гражданнарның  “Дәүләт хезмәтләре» (Гос.услуги)  порталында шәхси кабинетына үтеп керү очраклары  еш   күзәтелә. Мошенниклар ватсаптан, телеграмнан  шалтыратып, үзләрен банк хезмәткәре дип таныштыралар. Кешенең шәхси кабинеты  “ватылганлыгы”, шәхси мәгълүматлар таралуга юл куймау өчен, смс җибәреләчәген, шуны шалтыратып кире   үзләренә җиткерүне сорыйлар. Алдау тозагына эләккән кеше  бу номерны әйтеп, үзеннән үзе шәхси кабинетына керергә мөмкинлек бирә.  Бу алдау юлы   нигездә 3-4 этап белән башкарыла.   Алга таба МВД, ФСБ  хезмәткәре дип шалтыратып, ярамаган счетка  акча күчерелүен,  гражданинның үз иленең иминлегенә зыян китереп, башка дәүләт файдасына гамәлләр кылу маддәсе буенча судка бирү  белән яныйлар  һәм  куркынычсыз счет ачарга булышабыз дип кредит алырга мәҗбүр итәләр. Безнең районда да  бу ысул белән акча караклары тозагына эләгүчеләр бар. Мәсәлән,  бер райондашыбыз   2  миллион сум акчасын мошенниклар  кулына  күчерде.  Зыян күрүчене ике атна дәвамында эзәрлекләп,  төрле шәһәрләрдән  кредитлар рәсмиләштереп,  үз счетларына күчерергә мәҗбүр иткәннәр. Берничә атна узгач кына мошенниклар корбаны булуына ышанган. Алар акча үзләштереп кенә калмыйлар, кешене төрле җинаятьләргә дә этәрәләр”, –дип кисәтә  Серенат Ногманов.

Соңгы вакытта мошенникларга каршы  көрәштә  уяулыкны артыру,  алдану куркынычын һәрдаим искәртеп  тору максатыннан  районыбызның халык күпләп йөри торган объектларына  полиция фигуралары рәвешендәге  стендлар куелды. Алар  район үзәк хастаханәсе,   районара салым инспекциясе,  халыкны эш белән тәэмин  итү үзәге,  Саба  һәм Шәмәрдәндә урнашкан  почтамт, ”Саба таңнары” газетасы редакциясендә урнаштырылган.  Әлеге манекеннар куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп,  алдартазлар  тозагына кабудан һәрдаим искәртеп торачаклар.  Мәсәлән, район хастаханәсендә пациентлар кисәтүгә шунда ук игътибар итсеннәр өчен, макетны  табибка кабул итүгә яздыру җайланмасы  янәшәсендә урнаштырганнар. “Бирегә керүгә үк иң беренче полиция сынына   игътибар иттем. Бик нәтиҗәле алым дип саныйм. Шәхсән үземнең соңгы вакытта телефонда таныш түгел номерны алганым юк. Мин моны иң яхшы саклану чарасы дип уйлыйм. Алдартазларның мәкерле гамәлләрен ишетеп, күреп торабыз бит.  Беребезгә дә алданырга язмасын”, –дип фикерләре белән уртаклашты Сатыштан Гөлия Мусина.  

Плакатларда мошенниклардан саклануның төп кагыйдәләре күрсәтелгән: бер генә банк та, полиция, ФСБ яки прокуратура да счет мәгълүматларын телефон аша сорамый. “Куркынычсыз счетлар” юк — бу киң таралган алдау. Чит кешеләргә карта реквизитларын, SMS кодларын һәм парольләрне хәбәр итәргә ярамый. Шикле шалтыратулар очрагында шунда ук 112 кайнар линиясенә хәбәр итәргә  кирәк.

“Ватсаптан, Телеграммнан шалтыраткан абонент номерларын табу бик  катлаулы. Чөнки еш кына   мошенниклар интернетта сатып алынган номерлар белән эш итә.  Тикшерү барышында кәрәзле элемтә кампанияләре һәм банкларга запрослар ясала.  Алар бөтенесе башка илләргә теркәлгән. Шуңа да әлеге төр җинаятьләрне ачу аеруча авыр санала”, –ди Серинат Ногманов.  

   Полиция начальнигы әйтүенчә, агымдагы елның 24 июненнән  Россия Федерациясенең 176нчы федераль законы нигезендә дропперлык өчен җинаять җаваплылыгы кертелгән. Дроппер – телефон мошенниклары кемнән дә булса алдап алган акчаларны күчереп тору өчен, үз картасын сатучы, кыскасы, шундый ук карак ул. Закондагы үзгәрешләр нигезендә, мошенникларга табыш алу максатыннан үз банк картасын, абонент номерын  кулланырга тапшыручыга җинаять  җаваплылыгы каралган.   Районда да  14 яше тулган укучылар арасында  телеграмм каналы  аша үз карталарын 10-15 меңгә сатучылар  бар. РФ Җинаять кодексының 187нче маддәсенә кертелгән үзгәрешләр яшьләрне аеруча уяу булырга чакыра.

“Бер генә ведомство органы да ватсап аша эшләми.  Телефоннарда  “Сакчы-Защитник” кушымтасы урнаштыру  да  төрле алданулардан саклануның бер алымы.   Мошенниклык белән бәйле  номерлар була икән, ул шалтыратуны автоматик рәвештә өзә. Шулай ук  “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша   үз исемеңә кредит  алу мөмкинлеген  блокировкалау да мошенниклар тозагына эләгүдән саклый. Мондый очракта  кешенең шәхси мәгълүматлары мошенниклар кулына эләккән очракта да, тыю торгач, алдакчылар максатларына ирешә  алмыйлар. Блокировкага кую  электрон рәвештә  башкарылса,  бу операцияне  юкка чыгарыр өчен банкның үзенә барырга кирәк.  Җинаятьчеләрнең хәйлә-мәкеренә эләкмәс өчен  иң гади һәм үтемле чара  – таныш булмаган номерларга җавап бирмәү, телефонны алган очракта  ниндидер хезмәт тәкъдим итә башласалар, шунда ук элемтәне өзү зарур.  Уяу булыйк, мошенниклар корбаны булудан сакланыйк”, –ди Сиренат Ногманов.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев