Полициядә очраклылар эшләми
Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне – үзләрен гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, җәмәгать тәртибен, иминлекне саклауга багышлаган кешеләр бәйрәме.
Полициядә хезмәт итү җиңел түгел. Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге коллективы да моны яхшы аңлап, тәртип сакчысы формасын кигән ир-егетләр хисабына тулылана. Алар үз бурычларын закон кушканча, лаеклы башкара. Ун айлык эш нәтиҗәләренә килгәндә, бүлек республика буенча алдынгы позицияләрдә кала. Криминалистик яктан караганда теркәлгән җинаятьләр былтыргының шушы чоры күрсәткече белән чагыштырганда 9,3 процентка кимегән. Моңа профилактика эшенә игътибарның нык көчәйтелүе нәтиҗәсендә ирешелгән. Хезмәткәрләр барлык юнәлешләрдә үткәрелгән 60ка якын оператив чарада катнашкан. Башка хокук саклау органнары һәм оешмалар белән үзара хезмәттәшлек, җинаятьчелекне кисәтүгә каршы яңа алымнар куллану – уңыш гарантиясе.
Халык та полициягә ышана, үзен яклаучы итеп карый. Кеше бәлагә тарыганда яки авыр хәлләрдә калганда аннан хокук саклау органнарыннан башка чыга алмый. Мәсәлән, алдакчылар капкынына эләксәгез, нишлисез?! Әле шушы көннәрдә генә районыбыз авылларының берсендә яшәүче өлкән яшьтәге апа кеше мошенниклар тозагына кабып, 1,5 миллион сумга якын акчасыннан колак каккан. Аңа җинаятьче:
“Банктагы акчаңны алмакчы булалар, тизрәк ышанычлы счетка күчереп куй”,– дип шалтыраткан. Куркуга калган 1940 елгы әби банкка барып, әйтелгәннәрнең барысын да эшләгән. Әмма, ни кызганыч, полициягә өч көннән соң гына килгән. “Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара. Гомумән, алдарлар корбаны булучылар күп. Кайберәүләр беркатлы, башкаларга артык ышанучан. Нәтиҗәдә былтыр интернет челтәре һәм элемтә чаралары ярдәмендә 33 җинаять кылынган булса, быел 34кә җитте. Мошенниклык фактларының 59,4 проценты фаш ителде. Дистанцияле җинаятьләрнең очына чыгу өчен оперативникларга Чиләбе, Санкт-Петербург шәһәрләренә кадәр барырга туры килә”, – ди Саба районы буенча бүлек начальнигы Васил Исмәгыйлов.
Без капчыкта ятмый, диләр. Җинаять өчен җәзаның котылгысызлыгы принцибын саклап, тикшерүчеләр берничә ел элек кыңгыр гамәл кылучыларның да эзенә төшә. Мәсәлән, быел судка шундый 6 эш җибәрелгән. Җинаятьләрнең ачылышы буенча бүлек республикада алдынгы урыннарда бара. Кыңгыр эшләр еш кына оператив-эзләү чаралары кысаларында полиция хезмәткәрләренең шәхси инициативасы белән ачыла. Районда быел кеше үтерү, көчләү, сәламәтлеккә авыр зыян салу фактлары теркәлмәгән. Милекне юк итү, административ күзәтчелек таләпләрен бозулар, наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр кимегән.
“Барысы да уртак хезмәт җимеше. Коллектив бердәм. Вакантлы урыннарга әллә каян читтән кеше алмыйбыз, үзебезнең кадрларны тәрбиялибез. Яңа килүче кайбер яшьләрнең әтиләре кайчандыр милициядә эшләгән, димәк, алар үзләрен нинди җаваплы хезмәт көткәнен яхшы белә. Частьта кизү торучыны гына алыйк. Белем, зур көч таләп итә торган эш. Кизү часте дежурныйларына үзгә фикер йөртү һәм нык характер кирәк. Полиция майорлары Раил Гәрәев, Радик Әдһәмов та байтак еллар дәвамында шушы хезмәттә зур тәҗрибә тупладылар. Кадрлар буенча баш белгеч Диләрә Кәримова да эштә күпьеллык тәҗрибәсенә, юридик белеменә, хатын-кыз тоемлавына таяна. Башкалар турында да үзеннән күбрәк белешә аласыз”,– диде бүлек начальнигы.
Уртак уңай күрсәткечләрдә һәр бүлекчәнең үз өлеше бар. ЮХИДИ хезмәткәрләре, гомумән, 9 айлык эш нәтиҗәләре буенча республикада беренчелеккә чыккан. Тикшерүчеләр төркеменә тукталсак, хәзерге көндә юстиция подполковнигы Айнур Гафиятуллин, Роза Зыятдинова җинаять эшләрен тикшерүдә оперативлык һәм профессионализм күрсәтәләр. Штабның өлкән инспекторы Ләйлә Гайнетдинова, җинаятьчеләрне эзләү төркеме хезмәткәре Салават Хәбибрахманов та вазифаларының нечкәлекләренә тиз төшенгәннәр. Кадрлар әзерләүгә игътибар зур. Узган ел мәктәп тәмамлаган 3 укучыны Казан юридик институтына әзерләп җибәргәннәр. Быел да кандидатлар барлана. Яшьләр, полиция минем эш түгел икән дип, соңыннан китә торган булмасыннар өчен барысын да алдан кайгырталар.
“Ветераннарны да онытмыйбыз. Аларга сәламәтлек, якыннарының хөрмәт-ихтирамын тоеп яшәү насыйп булсын. Хезмәттәшләремә эшләрендә уңышлар, рух ныклыгы, ныклык-барлык телим”,– ди Васил Исмәгыйлов.
Ун айда бүлекнең кизү частена 1233 гариза һәм хәбәр кергән. Алар буенча 97 җинаять эше кузгатылган, 231 административ беркетмә төзелгән. Хезмәткәрләр административ хокук бозуларның 4625 очрагын теркәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев