Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ПОЛИЦИЯ ХӘБӘР ИТӘ

Районыбыз авылларының берсендә яшәүче хатын-кыз, миграция законнарын бозып, үзенең йортына чит илнең (Үзбәкстан) 4 гражданын законсыз рәвештә пропискага керткән

Полиция  хезмәткәрләре  исерек хәлдә транспорт белән  идарә иткән  өчен правасын  алдырган Шәмәрдән кешесенең  спиртлы эчемлек  кулланган килеш кабат руль артына  утырганлыгын  ачыклый.

Сабабаш авылында  яшәүче икесе  арасында  килеп  чыккан низаг вакытында олы яшьтәге анасына үтерү белән   яный.  Кече  Шыңар  авылы  кешесе дә исерек хәлдә үзенең танышына пычак   күтәрә, үтерү белән  куркыта.

Күпсанлы  кисәтүләргә, хәбәрләр чараларында мәгълүмат бирелеп торуга, профилактика  чаралары  үткәрелүгә карамастан, кесә телефоны, интернет аша алдакчылар тозагына кабучылар  безнең районда да булып тора.  Күптән түгел билгесез кеше үзен Россия Саклык банкы иминлек  хезмәте вәкиле дип  күрсәтеп, Саба районында  яшәүче  хатын-кызның  кредит картасында булган 100 мең  сум акчасын  урлый. Әлеге  факт буенча  җинаять эше  кузгатылды. Телефоныгызга чылтыратып, үзләрен банк, компания хезмәткәрләре дип таныштыручылар белән  сөйләшүне шунда  ук  өзәргә  кирәк.

Людмила Юзеева,

Саба эчке эшләр бүлеге

штаб начальнигы.

Фото: twitter.com/gornyak22_ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев