Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ПОЛИЦИЯ ХӘБӘР ИТӘ

Лесхозда яшәүче кредит рәсмиләштерү максатында интернет челтәре аша үзенең банк картасыннан билгесез кешегә 60 мең сум акча күчергән. Шуннан соң “банк вәкилләре” зыян күрүченең телефоннан шалтыратуларына җавап бирүдән туктаган.

  Түбән Шытсу  авылында   шәхси  йортка  ачкыч  яратып үтеп кереп, 52 мең сум акча  урлануы ачыкланды.

  Байлар Сабасында   яшәүче  полиция бүлегендә шартлату әзерләнүе турында ялган хәбәр биргән. Террорлык белән  куркытучыга  карата җинаять эше  кузгатылды.

  Полиция  хезмәткәрләре Тимершык-Миңгәр юлында   аек булмаган хәлдә автомобиль белән  идарә иткәне  өчен “права”сын  алдырганына бер  ел да узмаган  исерек  йөртүчене (Саба  кешесен) туктаталар. Җинаять эше  кузгатылу белән бәйле беркетмәләр Шәмәрдән кешесенә һәм Мари Эльдән килүчегә карата да төзелде.

  Сабада   бер ир хатынына һәм абыйсы  сеңлесенә, Түбән Утарда ир гомер иткән хатынына үтерү белән  яныйлар.

 

***Сабалылар игътибарына***

 Халык арасында  профилактика  эше  алып барылуга  карамастан, республикабызда  мошенниклар  кармагына  кабучылар саны кимеми. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр үзләрен социаль хезмәткәрләр,  коммуналь хезмәт  вәкилләре  итеп күрсәтүчеләрдән, бозым чагаручылардан  алдана. Әлеге характерда җинаятьләр  көндез (9-15 сәгатьләрдә)  кылына. Соңгы  вакытта чегән милләте вәкилләре тарафыннан кырыкалдарлык очраклары  киң таралды. Алар  рус телендә дә акцентсыз   сөйләшә, үзләренең традицияләренә хас киенү (якты яулыклар, озын, киң юбкалар) гадәтләрен дә югалттылар. Аларны нигездә акча белән берлектә, зәркән бизәнү әйберләре кызыксындыра. Чегәннәр даими яшәү урыны булдырмыйча, кечкенә  төркемнәр хасил итеп,  күченеп   йөриләр,  җирле халыкта төн кунып  чыгарга мөмкиннәр. Районда социаль мошенниклыкны  кисәтү өчен, андый  фактлар билгеле булган очракта халыкның таныш булмаган шикле кешеләрнең  машина номерларын хәтердә калдырып, тиз арада полиция бүлегенә (2-33-42, 2-32-02, 02) хәбәр итүен  сорыйбыз.

Фото: https://pixabay.com | cocoparisienne

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев