Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Пошилар саны 536га җитте, мараллар саны арта, кыр кәҗәләре күренә башлады»

Районда кыргый җәнлекләрне һәм киек кошларны исәпкә алу башланды.

Республикада 15 гыйнварда кыргый җәнлекләрне һәм киек кошларны исәпкә алу башланды. Бу – аучылык ресурслары һәм аларның яшәү тирәлеген дәүләт мониторингы кысаларында оештырыла  торган чара. Саба  ау  хуҗалыгында исәпкә   алу 7 муниципаль район   территориясе кер­­гән 35  маршрут  буенча  үткәрелә. Гомуми озынлыгы 309 ки­лометр тәш­кил итә.  Чара  аерым аучылык терри­торияләрендә җәнлекләр са­ны турында  дөрес мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Ау  белгече  Рәдис Латыйповның әйтүенчә, аучылар һәм егерьлар 18  маршрутны  узганнар   ин­де. “Безнең  урманнарда пошиларны   күп  очра­тырга  була. 2020 елда 478 по­ши исәп­кә  алынган  булса, 2021 елда  аларның саны 536 җитте. Кабаннар  исә миграцияләнүче хайваннар, шуңа  мәгълүматлар  төрлечә  үзгәреп тора.  Соңгы  елларда аучылык  биләмәсендә  мараллар  саны  нык  арта,  шулай ук кыр  кәҗәләре   күренә  башлады. Куяннар  күп, ә төлкеләр  санын  киметәбез. Урманнарда сусар (куница), тиеннәр очрый. Кошлардан  урман тавыклары (тетерев), боҗыр (рябчик), кыр тавыклары да (куропатка) тереклек итә”– ди Рәдис Латыйпов. Исәпкә алу 10 мартка кадәр дәвам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев