Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Праздник для детей «Я приду к тебе с тортом…»

20 июль көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен Халыкара Торт көненә багышланган «Я приду к тебе с тортом…» дип исемләнгән бәйрәм оештырдылар. Әлеге чараның максаты – гомуми бәйрәм атмосферасын булдыру, балаларга шатлык китерү, шулай ук һәр балага үз сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге бирү.

Чара башында балалар бәйрәмнең тарихы һәм кызыклы традицияләре белән таныштылар. Иң борынгы һәм иң озын торт турында белделәр. Шулай ук балалар үз рецепты буенча торт ясадылар. Бик теләп «Вкусняшка» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, иң тәмле ризыклар турында табышмаклар чиштеләр. Шулай ук яшь катнашучылар «Как называется шоколадный торт, популярный в России со времен СССР?» соравына җавап эзләделәр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев