Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“ПРИНЦЕССА“ САБАДА ЯШИ

Районыбыз сәләтле балаларга бай. Шундый «йолдызчыклар»ның берсе- 9 яшьлек Саба кызы Анжелина Насибуллина бу көннәрдә Казанда үткән XVIIIнче «Мини-Мисс Татарстан-2019" республика балалар матурлык һәм талант конкурсында катнашып, "Беренче принцесса - 2019" номинациясендә иң яхшысы булып танылды.

Анжелинаның мондый дәрәҗәле бәйгеләрдә беренче генә катнашуы түгел. Ул республика күләмендә үткәрелгән төрле бию һәм җыр конкурсларында үзен сынап, күптапкырлар лауреат исемнәренә лаек булган кыз. «Мини-мисс Татарстан» конкурсында быел өченче тапкыр катнашуы икән. Алдагы елларда «Мини мисс -Креатив» «Иң сөйкемле кыз-2018» номинацияләре җиңүчесе булган.

Әнисе Гөлшат ханымның әйтүенә караганда, Анжелинаның сәләте кечкенә чагыннан ук ачылган, ул 3 яшьтә алфавитны өйрәнгән, 5 яшьтә укый башлаган. Хәзерге вакытта нәни гүзәлебез сәләтле балалар мәктәбенең 2нче сыйныфында белем ала һәм фәннәрне бик яхшы билгеләренә генә үз­ләштерә икән. Моннан тыш музыка мәктәбендә фортепианода уйнау серләренә дә төшенә, буш вакытларында шахмат-шашка уй­ный. «Әти-әниләргә баланың сәләтен, нинди юнәлешкә тартылганын кечкенәдән тоемлый белергә кирәк шул. Кызыбыз «Бәләкәч» балалар бакчасына йөрде, биредәге тәрбияче-педагоглар «Анжелина бик сәләтле кыз, сәхнәдә дә үзен иркен - чын артистларча тота» диләр иде. Шуннан без дә кызыбызның җырга-биюгә хирыслыгын, сәхнәне үз итүенә игътибар бирә башладык, төрле иҗади бәйгеләргә катнашырга алындык. Аның конкурсларда шулай уңышлы чыгыш ясавы -хореографлар Миләүшә Насыйбуллина, Альбина Фәтхриева, Альбина Мөбарәкҗанова, Эльмира Мөхетдинова (фортепиано буенча), вокалдан Гөлназ Дәүлиеваның да зур хезмәт җимеше. Конкурсларга киемнәрне үзебез тектерәбез, читекләренә кадәр махсус ясатып алабыз», - ди Гөлшат ханым, кызының уңышлары өчен сөенеп.

"Мини мисс" конкурсы Татарстанда 18нче тапкыр үткәрелә. Катнашучыларның елдан-ел арта баруы аның дәрәҗәле конкурска әверелүе турында сөйли. Быелгы конкурста Татарстанның төрле районнарыннан һәм шәһәр­ләреннән 100дән артык кыз бала

катнашырга теләк белдергән. Татар Дәүләт филармониясендә булган финал өлешенә шуларның 29ы гына үткән. Әлеге мәртәбәле конкурс җиңүчесе буларак, хәзер Анжелина Насибуллина Россия һәм халыкара матурлык һәм талант конкурсларында Татарстан данын яклыячак. Принцессабызга ул бәйгеләрдә дә уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X