Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Приставлар алиментчыны эзли

Кемгәдер бирәсе 100 сумың булу да төн йокыңны качыра. Араны өзмичә тынычлана алмыйсың. Хәер, тау хәтле әҗәте булса да, кайберәүләрнең исе дә китми. Бу очракта сүз үзләренә зур гөнаһ җыючылар – алимент түләмәүчеләр турында бара. Шундыйлар белән очрашу өчен “Балаңны уйла– алимент түлә” акциясе кысаларында суд приставларына ияреп Байлар Сабасы буйлап рейдка чыктык.

Беренче адрес: Сабаның Закир Йосыпов урамындагы күпфатирлы N йорт. Биредә теркәлгән алиментчы С. 150 мең сум тирәсе бурыч җыйган. Ишек кыңгыравы төймәсенә басабыз – ачучы юк. Тавышка чыккан күрше фатирда яшәүченең сүзләренә караганда, ул биредә яшәми икән. Яңа адресын әйтте. Ул йортта приставларны каршы алган ханым С.ның әнисе булып чыкты. Ул безгә күңелле хәбәр җиткерде: улы белән килене кайсыдыр шәһәрдә бергә тормыйлармы икән? Һәрхәлдә ана кеше приставларның килүе турында улына хәбәр итәргә ышандырды.

Икенче адрес: З.Йосыпов урамындагы күпфатирлы №1 йорт. Өченче катта яшәүче, баласына 300 мең сумлап бурычлы Х.ны фатирында туры китерә алмадык. Әмма янына килгәнлекләрен прис­тав­­­лар калдырган үзләренә ча­кыру кәгазеннән беләчәк ул. Бармаса, санкцияләр эш­кә җигеләчәк. Аның нәрсә икәнлеген Горький урамындагы шәхси йортта яшәүче Ф. яхшы белә. Алимент түлә­мә­гәне өчен аның машинасына арест салынган булган. Әмма һаман да баласына 100 мең сумнан артык бурычы бар. Үзе өйдә булмагач, аның почта әрҗәсенә приставлар янына чакыру кәгазе салынды.

Рейдны дәвам итеп, Пушкин урамындагы яшәүче алиментчы З.ны өендә туры китердек. “Түләргә тырышам инде. Әмма 140 меңне алай гына чыгарып бирә алмыйм”,– дип акланды ул. Приставлар фатирдагы мал-мөлкәтне барлап, кайберләренә арест салды. Бурычлы көнкүреш техникасын саклап калу өчен 10 көн эчендә әҗәтен түләргә тиеш була. Әлеге шарт белән ризалашып, З. документка имзасын куйды. Шул тирәдә яшәүче М.га да 225 мең сум алименты Дамокл кылычы шикелле өстендә асылынып торганлыгын исенә төшермәкчеләр иде – капка төбеннән үк борылып китәргә туры килде. Биредә яшәми икән.

–Күрәсез, алиментчылар йә өйләрендә туры килми, йә адресларын үзгәрткән булып чыга. Бу хәл эшебезне шактый катлауландыра. Хәзерге көндә Саба һәм Теләче районнары буенча 169 алиментчының балаларына 24 миллион сум бурычы җыелды. Алар артып тора, февральдә генә тагын 4 үтәтү кәгазе килде. Алиментчыларны балалары алдындагы бурычларын үтәүгә этәрүче нәтиҗәле чараның берсе –аларны нинди дә булса махсус хокукларыннан мәхрүм итү. Әйтик, без 44 гражданинның транспорт чарасы белән идарә хокукын чикләдек. Алимент буенча 10 мең сумнан артык бурычы булган гражданнар илдән чыгып китә алмый. Андыйларның саны 87гә җитте. Бурычлы зат эшләмәсә, тагын да начар. Чөнки аңа Россиядә уртача хезмәт хакының дүрт­тән бер өлеше күләмендә, ягъни ай саен 11 мең сумнан артык алимент түләргә туры киләчәк. Шуңа күрә тизрәк эшкә керү һәм бу хакта безгә хәбәр итү кирәк,– диде суд приставлары хезмәтенең районара бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова.

Гыйбрәт алырлык хәлләр. Суд приставларының эше җи­ңел түгел. Бер гаепсезгә күпме сүз ишетәсең. Без алимент түләүче итеп ирләрне күз алдына китерәбез. Әмма балаларына бурычлы әниләр саны да 10 нан артык икән. Республикада бала

хокуклары буенча вәкаләтле вәкил бу эшкә конфессия вәкилләрен җәлеп итү мөмкинлеген дә әйтте. Шуңа күрә сүзне дога белән тәмамлыйсы килә: И, Аллаһым, бурычлы булудан коткар, каберемдә богауланып торырга язмасын. Монысы инде үзебездән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X