Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Приютка - иганәче бүләге

Иске Икшермәдәге "Тургай" социаль приютында бүгенге көндә 25 бала тәрбияләнә, шуларның 7се мәктәпкәчә яшьтәгеләр. Әти-әни назыннан мәхрүм булсалар да, биредә эшләүчеләрнең кайгыртуларын, якын кешеләреннән дә күрмәгән назны, яклауны тоеп яшиләр алар.

Ике катлы, зур, иркен, заманча җиһазландырылган бинада балалар өчен барлык шартлар тудырылган, алар монда бернигә дә мохтаҗлык кичерми кебек. Шулай да нәни генә җаннары белән дөньяның тискәре якларын да күрергә өлгергән сабыйларның күңел халәтләре өчен борчылучы мәрхәмәт ияләре өчен болар гына аз. Татарстандагы зур оешма – “СВАР ТЭК” җәмгыятен җитәкләүче Юрий Золотарев та приют тормышы белән һәрдаим кызыксынып, төрле яклап ярдәм итеп торучы иганәчеләрнең берсе. Чираттагы хәл белүендә дә буш кул белән килмәгән иде Юрий Викторович. Приют коллективына балалар өчен яңа заманча җайланма- программалаштырып идарә ителә торган фрезер станогы бүләк итте. Станокта лазер белән агачтан төрле фигуралар кисеп, сурәт төшерергә мөмкин, хәтта кеше портреты да ясарга була икән.

“Бу балалар өчен бик кызыклы шөгыль булачак. Безнең “Яшь столяр” дигән түгәрәктә агачтан төрле эшләнмәләр ясыйбыз, әйтик, кош оялары, җим салгычлар һәм башкалар. Хәзер алар өчен бу яңа төр мавыгу булачак”– ди хезмәт буенча инст­руктор Алмаз Биккинин.

Бу игелекле җитәкченең приютка беренче ярдәме генә түгел. Узган ел биләмәне яшелләндерү өчен газон үләне орлыгы, балаларга спорт киемнәре бүләк иткән, Яңа ел алдыннан сабыйларны Кыш бабай күчтәнәчләре белән дә сөендергән.

“Әтием шушы Иске Икшермә авылыннан, балачагымда җәйге каникулларымның 3 аен да бу авылда яшәүче әбиемдә үткәрә идем. Шуңа да бу яклар бик якын, кадерле миңа. Туган якка эзне суытмаска тырышам, төрле яктан ярдәм итәргә омтылам. Балаларны сөендерә алу зур бәхет ул”,– дип кичерешләре белән уртаклашты Юрий Золоторев.

Бүләкне тапшыру чарасында башкарма комитет җитәкчесенең инвестицияләр үсеше һәм эшмәкәрлеккә булышлык итү буенча урынбасары Илнур Котдусов, Икшермә авыл җирлеге башлыгы Нияз Нурмөхәммәтов та кыйммәтле бүләк өчен иганәчегә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

“Приютта яшәүче балаларга физик һәм хезмәт тәрбиясе алу өчен уңайлы шартлар тудыру, алга таба тормышта үз юлларын, һөнәрләрен дөрес табарга юнәлеш бирү безнең максат. Моның өчен төрле түгәрәкләр эшли, тематик чаралар да еш уздырыла. Республикакүләм чараларда да еш катнашабыз. Болар өчен өстәмә материаллар булдыруда менә Юрий Викторович кебек иганәчеләребез ярдәменә таянабыз. Бик зур рәхмәт аңа, алга таба да эшләре уңышлы барсын иде”– диде соңыннан приютның директор урынбасары Гөлзада Фәрхуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев