Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ПРОБЛЕМАЛАР КҮП, ӘММА ХӘЛ ИТМӘСЛЕК ТҮГЕЛ

Бу атнада авыл җирлекләренең 2019 елдагы эшчәнлекләренә багышланган җыеннар Тимершык, Курсабаш, Эзмә, Түбән Шытсу, Сатыш, Юлбат авыл җирлекләрендә үтте.

Түбән Шытсу авыл җирлегендә  узган елгы җыенда Түбән Шытсуда җәяүлеләр өчен тротуар булдыру буенча сорау  бирелгән булган. “Бу эш күпмедер вакыт таләп итә, сметасы бар, суммасы да билгеле- 2 млн. 945сум, метражы- 569 метр. Быел ныгытып тотынырга исәп бар, бераз сабыр итәсе була инде, -диде җирлек башлыгы Булат  Мәүлетов. Алга таба Түбән Шытсу мәчетенә газ кертү, Югары Шытсу авылының Ленин урамын ремонтлау, Түбән Шытсуда спорт мәйданчыгын булдыру, чаңгы, шахмат  белән ныклап шөгыльләнүче балаларны Сабага йөртү өчен транспорт бирү, Елыш авылындагы халыкка  куркыныч тудыра торган зур агачларны кисү буенча да язмача сораулар бирелде. Үзләрендә кибет булу сәбәпле (тагын берсе төзелеп бетү алдында), авылга  райпо “Автолавка”сы җибәрүне туктатырга дигән фикер дә яңгы­рады. Шулай ук коммуналь хез­мәттән, ягъни трасса коеларындагы зад­вижкаларының эш­ләмә­веннән зарланып, һәр кранны эшли торган итеп көйләп куйсыннар иде, дигән сорау белән дә мөрәҗәгать иттеләр шытсулылар.

Cатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шә­фигуллин да хисап чы­гы­шында авыл тор­мышының барлык тармакларына тукталды. Җирлектә хәл итәсе мәсьәләләрнең шактый булуы халык биргән сорау-мөрәҗәгатьләрдә дә ачык күренде. Узган елгы җыенда авыл яшьләре заманча мәдәният йорты сорап мөрәҗәгать иткәннәр, Аккүл Бигәнәй һәм Казанчы Бигәнәй авылларында кәрәзле телефон элемтәсе тотмавыннан да зарланучылар булган,Тукай урамындагы иске йортларны сүтүне һәм шундагы өрәнге агачларын кисүне сораганнар...

Фоторепортажлар: http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/2019-eldagy-khezmt-ntilren-bagyshlangan-khalyk-yennary-3-fevral-knne-korsabash-ezm-timershyk-avyl-irleklrend-tte

http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/2019-eldagy-khezmt-ntilren-bagyshlangan-khalyk-yennary-4-fevral-knne-shytsu-satysh-yulbat-avyl-irleklrend-tte

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев