Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Программачылар көне уңаеннан, районыбызның яшь 72 программачысы өчен укулар үткәрелде

Бүген - Программачылар көне. Әлеге бәйрәм елның 256нчы көнендә билгеләп үтелә һәм быел 13 сентябрьгә туры килә.

Программачылар көне уңаеннан, районыбызның яшь 72 программачысы өчен Саба урта мәктәбе базасында укулар үткәрелде. 

Казан шәһәреннән килгән укытучылар Саба районы укучыларына программалаштыру, робототехника серләрен ачты. 

Чарада Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов та катнашып, балаларны, укытучыларны бәйрәм белән котлады. Район башлыгы заманча дөньяда нәкъ менә программачыларга зур өметләр баглануын ассызыклады, цифрлаштыруның һәр кешегә, һәр һөнәргә, икътисадның һәм социаль өлкәнең барлык тармакларына кагылуын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Сабада Программачылар көне узды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев