Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район мәдәният йортында студентлар көненә багышланга «Студент party” күңел ачу чарасы узды

Бәйгедә 3 команда - Тимершык, Шекше, Саба аграр көллияте егет-кызлары көч сынашты.

Уен 5 турдан торды: сәламләү, интеллектуаль конкурс, студентлар тормышыннан күңелле хәлне сәхнәләштерү, милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елының эмблемасын уйлап табу һәм кәгазьгә төшерү, музыкаль номер. 

Егет-кызларның осталыкларына шаккаттык, һәр чыгышны сокланып карап утырдык! Күзләреннән очкын чәчелә дәртле яшьләрнең. Барысы да җыр-биюгә, уен-көлкегә оста, саф татарча сөйләшәр, "чәчрәп торалар" диләр андыйлар турында. 

Шекше командасы яшьләре гитара чиртеп матур җырлар башкарды, тимершыклылар тамашачыларга романтик рухта вальс биюе бүләк иттеләр. Саба аграр көллияте студентлары җор телле, шаян булулары белән аерылып тордылар. Афәрин, яшьләр! 

Район мәдәният йорты тарафыннан оештырылган әлеге чара югары дәрәҗәдә узды, катнашучылар бәйрәм беткәч тә озак таралышмады. "Мондый чаралар ешрак оештырылсын иде, бик теләп катнашабыз. Команда булып тупланып, репетицияләргә йөрү, аралашу үзе бер күңелле", - диТимершык яшьләре дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев