Район прокуратурасы хезмәткәрләре ата-аналар җыелышында катнаштылар һәм мошенниклыкның яңа ысуллары турында сөйләделәр
Моннан тыш, очрашу барышында район прокуратурасы хезмәткәрләре балаларны дропперлыкның мошенниклык схемаларына җәлеп итү мәсьәләләренә дә тукталдылар
Саба районы прокуратурасы хезмәткәрләре Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе ата-аналар җыелышында катнашучылар алдында чыгыш ясадылар. Күзәтчелек ведомствосы вәкиле мошенниклык өлкәсендә җинаятьләр кылуның яңа ысуллары, шул исәптән мәгълүмат-телекоммуникация технологияләрен кулланып телефон сөйләшүләре, смс-хәбәрләр, «Интернет» челтәре аша алдакчылык итү юллары турында сөйләде.
Моннан тыш, очрашу барышында район прокуратурасы хезмәткәрләре балаларны дропперлыкның мошенниклык схемаларына җәлеп итү мәсьәләләренә дә тукталдылар, шулай ук әлеге өлкәдә булган куркыныч, тискәре нәтиҗәләр, шул исәптән балигъ булмаганнарның һәм яшьләрнең законсыз массакүләм чараларда катнашуын булдырмау максатында да мәгълүмат җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев