Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район терлекчелегендә 9 айлык эш йомгаклары

«Сатыш» бүлекчәсендә уздырылган киңәшмәдә хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты

 

  “Саба” җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсендә район терлекчелек тармагындагы 9 айлык хезмәт нәтиҗәләренә  йомгак  ясадылар. Киңәшмәдә хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре  катнашты. Әлеге  чорда  район терлекчелегендә 823238 центнер,  ягъни  чагыштыру   чоры   күрсәткеченнән 105 процентка күбрәк сөт, 38034  центнер  мөгезле эре терлек (104%), 74591 центнер  дуңгыз ите (96%),  җитештерелгән. Савым  сыерларының продуктлылыгын арттыруда “Туган  як” җәмгыяте –124, “Урта Саба”  бригадасы –114, “ПМК”  комплексы 110 процент  үсешкә ирешкән.  Алты хуҗалыкта (Туктар робот һәм товарлыклы-сөтчелек  фермалары, “Мичән” бүлекчәсе, “Килдебәк”, “Явлаштау”, “Кибәче” бригадалары) сөт җитештерү былтыргы   күрсәткечкә карата  кимегән. Мөгезле эре терлек саны һәм үрчем алу да артуга таба бара.  “Мөхәммәтшин” хуҗалыгында бозауларның тәүлеклек  үсеше  1070 граммга җиткән. “Игенче” җәмгыятендә дә  бер  кило  чигенә  якынлашып  киләләр. Болар хакында  район  авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек  идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге  консультанты  Илшат Нурмиев чыгышында күрсәтелде.

    Практик өлештә Сатыш фермасында  җитештерүчән хезмәтне оештыруның торышы белән  танышу булды.

 Киңәшмәне, ел  ахырына  кадәр терлекчелек тармагында хәл итәсе  проблемаларны, бурычларны ассызыклап, идарә  начальнигы  Гафур  Хәсәншин йомгаклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев