Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә капиталь ремонт эшләре башланды

Балалар бүлеге вакытлыча икенче катка -терапия корпусына, гинекология - хирургия бүлегенә күчерелә.

Район үзәк хастаханәсенең хирургия корпусының  өченче катында капиталь ремонт башланды. Балалар бүлеге вакытлыча терапия корпусына- икенче катка күчерелә, гинекология бүлеге хирургия бүлегендә урнаша. 5,103 мең кв.метрдан артык мәйданлы өч катлы бина этаплап ремонтланачак. Капиталь ремонт 52 млн.сумлык республика бюджеты акчасына башкарыла.
Капиталь ремонт барлык инженерлык коммуникацияләрен, электр һәм су белән тәэмин итүне, җылыту системаларын, вентиляцияне, канализацияне алыштыруны күздә тота. Биналарда тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылачак, яңа санузеллар, идән япмалары урнаштырылачак. Түбә, су агымы системасын өлешчә алыштыру һәм ремонтлау күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев