Районда иҗат фестивале башлана
Фестивальның мәдәният учакларында үткәрелү графигы белән таныштырабыз
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан районыбызның хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре арасында “Туган җиренә кайтты кайтмаганнар “Хәтер китабы”на төренеп” дип исемләнгән район халык иҗаты фестивале старт ала. Фестиваль агымдагы елның 25 гыйнварыннан 21 ноябренә кадәр мәдәният учакларында, авыл клубларында махсус график нигезендә үткәрелә. Конкурс шартлары буенча һәр коллектив җирле тарихи материалларга нигезләнеп Бөек Ватан сугышы темасын чагылдырган 1,5 сәгатьлек театраль-концерт программасы әзерли. Шулай ук фестиваль барышында 1812 елдан башлап, 1941-1945 елгы, Әфганстан, Чечен сугышлары турында “Еллар дулкыны аша” һәм “Сугыш еллары ядкәрьләре” күргәзмәләре, “Җиңүчеләр галереясе” фотокүргәзмәсен әзерләү дә хуплана. I, II, III урын алучылар фестивальнең махсус Дипломнары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк.
Иҗат фестивалендә һәр коллективка уңышлы чыгыш ясауларын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев