Районда терлекчелек тармагында 2025 елның 4 айлык эш нәтиҗәләренә йомгак ясадылар
Терлекчелектә эш күрсәткечләрен ай саен анализлау уңай нәтиҗә бирә
Өченчекөн “Туган як” җәмгыяте базасында район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында терлекчелек тармагында 2025 елның 4 айлык эш нәтиҗәләренә йомгак ясадылар.
Кече Шыңар мәдәният йортында үткәрелгән киңәшмәне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин алып барды. Терлекчелек тармагының төп күрсәткечләре белән идарәнең җитештерү бүлеге консультанты Илшат Нурмиев таныштырды. Чыгышта әйтелгәнчә, 1 майга хуҗалыкларда барлыгы 405558 центнер сөт җитештерелгән. Бу былтыргының шушы чорындагыдан 5 процентка күбрәк. Шул ук вакытта “Тимершык” бригадаларында, “Шытсу”, “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә җитештерү кимегән. Район буенча бу чорда бер сыердан уртача савым 25,9 килограмм тәшкил иткән. “ПМК” җәмгыятендә (Чулпыч) сөтлебикәләрнең продуктлылыгы – 32,4, “Арташ” бригадасында 30,1 литр булса, Килдебәктә – 18, Йосыф-Аланда 16,5 литр гына.
Сөт җитештергән хуҗалыклар 2025 елда район буенча министрлык аша барысы 100,7 миллион сумлык акчалата субсидия алдылар. Шуның өчтән бере – 35,654 миллион сумы “ПМК” җәмгыятенә туры килә. Ләкин моның өчен каралган критерийлар үтәлмәве сәбәпле, гариза биргән кайбер хуҗалыклар субсидияне кимрәк күләмдә алган. Әйтик, көтү белән идарә итү программасы булмау аркасында “Симет” җәмгыятенең, маллар үлеме 5 проценттан артып киткәнлектән “Саба”, “Юлбат” җәмгыятьләренең йомгаклау базасының процент ставкалары кимегән.
“Бу хәл критерийлар буенча эшләп бетерелмәгәнлектән килеп чыга. Әгәр таләпләр үтәлсә, кайбер хуҗалыкларда 2-3 миллион сум өстәмә табыш булыр иде. Бу мәсьәләгә карата игътибарны арттырырга кирәк. Бер көндә генә хәл ителә торган эш түгел. Ел дәвамында кайгырту шарт. Әле мул сөт өчен бирелә торган субсидияләрнең бетәчәге турында сүз ишетелми. Шушы вариантта эшләгәндә без кайбер хуҗалыклар ала торган суммаларны күпкә арттыра алачакбыз”, – диде Гафур Хәсәншин.
Киңәшмәдә мөгезле эре терлек ите җитештерү тармагы да анализланды. Хуҗалыкларда малларның баш саны арта бару динамикасы саклана. Барысы 17930 центнер терлек ите җитештерелгән, 2024 елның 4 аена карата 107 процент үсеш тәэмин ителгән. Тәүлеклек артым уртача 900 граммга җитә. ”Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында, “Игенче” җәмгыятендә бер килограмм чиген узып баралар. Район буенча барлыгы 4740 бозау туган, шуның 1094е апрель аенда. Майда тагын 907 сыерның һәм 316 тананың бозаулавы көтелә. Туган бозауларның сакланышы, беренче көненнән үк эшләнәсе ветеринар һәм башка чараларны үтәү җитәкче һәм белгечләрнең аерым контролендә торырга тиеш.
Киңәшмә үткәрелгән “Туган як” җәмгыятенең терлекчелектәге эш күрсәткечләре белән зоотехник Ләйлә Авзалова таныштырды. Хәзерге вакытта хуҗалыкта көндәлек 14640 килограмм сөт савыла, ягъни былтыргының шул чорындагыдан 1940 килограммга күбрәк.
“Сыерларның буазлык күрсәткечләренә килгәндә, 2023 елда 38 процент кына иде. Комплекска күчкәч, 55-60ка җиткерә алдык. Шулай ук безнең схемага куясы баш саны кимеде, каплатылган сыерларның 55 проценты үзләре теләккә килә. Бу безгә схемада кулланыла торган уколларны янга калдырырга мөмкинлек бирә. Сыерлар муенына беркетелгән датчиктан аларның теләккә килүе, азыкны ашау-ашамавы турында да сигнал алына. Схемага куеласыларын да “Велос” программасы үзе күрсәтә. Ташланасы сыерлар турында да алдан кисәтә”, – дип сөйләде белгеч.
Хуҗалыкның финанс күрсәткечләре белән икътисадчы Рәнис Хәлиуллин таныштырды.
Игенчелек тармагы буенча сөйләшү фойеда дәвам итте. Россельхозцентрның республика филиалы Саба районы бүлеге җитәкчесе Васил Кәбиров хуҗалыклар кырларыннан алынган күпьеллык үләннәр, уҗым һәм сабан культуралары үрнәкләре торышыннан чыгып, аграрийлар алдында торган бурычларга тукталды. Быел үсемлекләрне авыруларга каршы эшкәртүгә аеруча нык әһәмият бирергә кирәклегенә басым ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев