Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Райондашыбыз Фирүзә Баһманова татар теле һәм әдәбиятыннан XI Халыкара олимпиада призеры булды

Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Татар теле һәм әдәбиятыннан XI Халыкара олимпиадага йомгак ясалды.

Олимпиаданың дистанцион этабында Төркия, Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан, Азәрбайҗан республикаларыннан, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән 12 меңнән артык укучы һәм студент катнаша. 17-20 апрель көннәрендә Казанда өч турдан торган йомгаклау этабы узды. Соңгы этапта 5 чит илдән, Россиянең 27 төбәгеннән һәм республика мәктәпләреннән килгән 500 укучы һәм студент көч сынашты.

Олимпиада өч турдан тора: татар теле, әдәбияты, татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча язма рәвештә һәм телдән биремнәр үтәү, «Татарстан - фән һәм мәгълүмати технологияләре теле» яки «Гаилә - буыннарның өзлексез элемтәсе» дигән темаларга проект эшләрен яклау. Шул өч турның нәтиҗәләре нигезендә 3 гран-при иясе, 20 җиңүче һәм 77 призер билгеләнә.

Укучыларның эшләрен 30 галимнән торган жюри бәяли. Жюри комиссиясенең рәисе – Яр Чаллы дәүләт педогогик университетының Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Радик Галиуллин.

Әлеге Олимпиадада райондашыбыз -Түбән Шытсу төп мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Фирүзә Баһманова  призеры булды.  Укытучысы- Җәүһәрия Хәниф кызы Мусина. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев