Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Райондашыбыз “Татмедиа” бүләгенә лаек булды

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте 2024 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылучылар арасында «Язылган өчен шифаханәгә юллама, телевизор һәм башка бүләкләр» акциясе игълан иткән иде. Шушы көннәрдә аңа йомгак ясалып, җиңүчеләр билгеле булды.

  Бәйгегә барлыгы 452 гариза алынган. Уйнатылган 17 бү­ләкнең берсе – үтүк  Байлар Сабасыннан Әлфия Ишморатова бәхетенә  насыйп булды. Әлфия ханым үзе авырып китү сәбәпле, 22 февральдә “Татмедиа” бүләген “Саба таңнары” га­зетасының баш мөхәррире Рөс­тәм Исмәгыйлов аның кы­зы  Гөлназ Юнысовага тапшырды. Киләчәктә дә тугры абу­нәчебез булып калуын теләде. “Әниебез озак еллар “ПМК” җәм­гыятендә  кадрлар бүлеге мөдире булып эшләде. Гомер буе газета-журналларны күп  итеп алдырдылар. Хәзер дә 8-9 төрле басмага язылып,   яратып укый.  Акциядә ел саен катнашса да, бүләк оту быел гына насыйп булды.   Әниебез  23 февральдә 75 яшен каршылады. Туган көненә үзе бүләк әзерләде”, – ди Гөлназ. Бүләк оту  – бик тә куанычлы кү­ренеш,  әмма ярты ел буе  рухи байлык чыганагы булган газета-журналлар өеңә килеп торуы икеләтә шатлык.   Рухи байлыктан аерыл­мыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев