Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызда «Аҗаган» хәрби-спорт уенының быелгы җиңүчеләре билгеле булды

«Аҗаган» уенында Саба районы гомуми белем бирү мәктәпләреннән 250 дән артык укучы катнашында, 14-17 яшьлек яшүсмерләр командалары көч сынашты.

    Аҗаган-башлангыч хәрби әзерлек буенча шәхси күнекмәләрне тормышка ашыруда, сугышчан хәрәкәтләрне имитацияләүдә, хәрби-патриотик һәм спорт эшен камилләштерүдә хис-кичерешләр бирә торган хәрби-спорт бәйрәме.

 13 апрель көнне Шәмәрдән лицеенда районкүләм "Аҗаган -2024" уены узды. Оештыручылар-  “Юнармия”  район штабы җитәкчесе Дилүс Вәлиуллин җитәкчелегендәге  тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ Фәтхуллина,  тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Зәлинә Сенгатуллина. Бәйрәм кунаклары  арасында Шәмәрдән  лицеен тәмамлаган укучыбыз, махсус хәрби операциядә катнашучы Денис Соловьев, Саба районы беренчеләр хәрәкәте кураторы Илнар Хаҗиев,  Батырлык ордены кавалеры, Чернобыль операциясендә катнашкан хәрби ветеран  Марат Муллахмәтов бар иде.

"Аҗаган" уенында  Саба районы гомуми белем бирү мәктәпләреннән 250 дән артык укучы катнашында,  14-17 яшьлек яшүсмерләр командалары көч сынашты. Үткәрелгән сынаулар һәм ярышлар нәтиҗәсендә 1 урынны - Икшермә кадет мәктәп-нтернаты укучылары яулады, икенче урында - Шәмәрдән лицее, өченчегә гимназия һәм Саба урта мәктәбе чыкты.

Икшермә командасы Республика ярышының зона этабында Саба районы данын  яклап чыгыш ясаячак.

Зәлинә Сенгатуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев