Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызда «Ел студенты»н ачыкладылар

Районыбызда беренче тапкыр “Ел студенты-2023” бәйгесе үтте

    4 нче февраль көнне, Сабаның яңа ачылган коворкинг үзәгенә районыбыз мәктәпләрен тәмамлап, бүгенге көндә төрле уку йортларында белем алучы  иң белемле, иң актив, иҗади, спорт сөюче, җәмәгать эшләрендә иң актив катнашучы студентлары җыелды. Студентлар югары һәм урта  һөнәри белем бирүче уку йортлары арасында аерым билгеләнеп үтелде.     “ Иң яхшы волонтер”, “ Иң яхшы җәмәгатьче”, “ Иң яхшы мәгълумат җиткерүче”, “ Иң яхшы спортсмен”, “Иҗади шәхес”, “Интеллект” номинацияләрендә җиңүчеләр диплом һәм акчалата бүләккә лаек булдылар. 

Студентларны тәбрикләү тантанасында Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, “Гафэль” гаилә компаниясе җитәкчесе  Алим Галимуллин катнашты. Алар җиңүчеләрне котлап изге теләкләрен җиткерделәр, киңәшләрен бирделәр, диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар.

Бәйрәмнең иң кызык мизгелләре, студентларны котларга дип килгән, яшьләр арасында зур танылу алган юморчы, төрле бәйрәм, кичәләр, телевидениеда татар “Stand UP” ын алып баручылар Фаиль Баязитов, Артур Сабиров, Ильхам Шакировларның килүе һәм студентларга көтелмәгән чыгыш ясаулары булды. Алар оештырган уеннарда студентлар бик теләп катнашты һәм бүләкләр оттылар.

Шулай ук студентлар үзләренең сәләтләрен дә күрсәттеләр. Ел студенты премиясендә иң яхшы мәгълүмати яктырту эшләре алып барган, булачак журналист Фәридә Галимуллина яшьтәшләренә үзе әзерләгән кызыклы репортажны күрсәтте. 

Иҗади шәхес номинациясендә 2 нче урын алган Илсия Закарова дусларына үзе яраткан җырны бүләк итте.  Саба районы “Ел студенты-2023” премиясының Гран-при иясе булып Казан федераль университеты магистры Айгөл  Мотыгуллина танылды.

Студентларның көтеп алган бәйгесе быелга тәмам. Тантанадан һәркем кәеф күтәренкелеге һәм тагы да күп энергия җыеп кайтты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев