Рәхмәт сезгә, укытучым!
Укытучылар көне уңаеннан Иске Мичән мәдәният йортында “Рәхмәт сезгә, укытучым!” исемле әдәби-музыкаль бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәм чарасына Мичән төп мәктәбен тәмамлаучылар һәм төрле елларда балаларга белем биргән, лаеклы ялдагы ветеран укытучыларыбыз килде.
Кичә озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Рим Абдулла улы Гатауллинның якты эз калдырган хатирәләреннән башланып китте. Һәркем үз күңелендәге эчкерсез ихтирам сүзләрен җитәкчебез рухына дога итеп юллады. Җитәкче булып эшләгән, авырып килә алмаган Ринат Ислам улы Сафиуллинга рәхмәт сүзләре белән чәчәк гөлләмәсе җибәрелде. Равил Миннәхмәт улы Шәйдуллин биредә иде. Укучылар ул укыткан дәресләрне, зур итеп эшләнгән теплицаны, анда март аенда ук үскән кыярлардан авыз итүләрен сагынып искә алдылар. Мәктәп директоры Дилүс Закировның укучылар хоры белән бергә җырлап бәйрәмне ачып җибәрүләре тамашачы алкышларына күмелде. Талантлы, күпкырлы җитәкчегә һәркем сокланып кына карый.
Илле еллык тарихлы мәктәптә укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын башкарган ике генә завуч бар. Әлфирә Миннебаева һәм Кадрия Гарифуллина һәр нәрсәне тиешле вакытта башкаручы, укучы-укытучы эшчәнлегенә тулысынча җавап бирүче кешеләр. Чыгарылыш сыйныф укучылары Әлфирә Дәүләтгәрәй кызының математика дәресләрен яңартып, сагынып искә алдылар. Кадрия Хаернас кызының хәзерге көн режимын сөйләп күрсәттеләр, “Тәүлекнең 24 сәгатендә ничек өлгерә икән?”– дип сокланды күп тамашачы.
Озак еллар шушы мәктәптә төрле фәннәрдән тирән белем һәм тәрбия биргән укытучыларыбыз Сәүнәрия Нургалиева, Асия Сөнгатова, Рәбига Сәләхиева, Казаннан килгән Рузалия Шәмсетдинова, Түбән Камадан кайткан Солтания Мостафина, Рузия Файзрахманова, Фәрдия Мостафина, Фәрит Харисов, Фәимә Солтанова, Инсаф Фәйзрахманов, Рамил Мостафин, Ринат Зәйнетдинов, Сөмбелә Ибраһимованы укучылар көчле алкышлар белән сәхнә түренә чакырып котладылар.
Тәүге тапкыр хәреф танырга, язарга, ә соңыннан укырга, санарга өйрәнү беркемнең дә күңеленнән жуелмыйдыр, мөгаен. Ә боларны өйрәтүче, белем дөньясына алып керүче башлангыч сыйныф укытучыларыбыз: Рәмзия Дәүләтова, Гөлчәчәк Билалиева, Алсу Җамалетдинова, Гөлнара Шәрифуллина, Раил Максудов, Гөлфинә Мөбарәкованың укучылары инде олы тормышта. Апаларын онытмаганнар.
Киләсе очрашулар тагын насыйп булсын. (Фотолар saby-rt.ru сайтында, социаль челтәрләрдә.)
Финә Сабирҗанова,
тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев