Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Рәхмәт сезгә, хат ташучылар!

9 октябрь-Бөтендөнья почта көнен билгеләп үттек.

  Почта безгә күп еллар хезмәт итә, шуңа күрә илебезнең төрле почмагында яшәүчеләр белән элемтәгә керә алабыз. Дуларыбызга, туганнарыбызга хат, бәйрәм открыткасы яки телеграмма юлларга, бүләк-күчтәнәчләр белән посылка җибәрергә мөмкин. Газета-журналларның, посылка-бандерольләрнең халыкка вакытында килеп җитүе почта хезмәткәрләренең эш төгәллегенә бәйле. Янәшәбездә үз хезмәтен яратып башкаручы, намуслы, төгәл, нинди һава торышы булмасын, авыр сумкаларын күтәреп авыл урамнарын иңләүче хат ташучылар булуы сөендерә. Бөтендөнья почта көнек уңаеннан  Арташ авыл китапханәсе һәм Язлы Арташ клубы хезмәткәрләре дә хат ташучыларны үзләренә чакырып хөрмәтләделәр - китаплар бирү пунктында "Почтальоннарга хөрмәт һәм дан"дип исемләнгән әңгәмә-кичә үткәрделәр. Бу өлкәдә озак еллар эшләгән хезмәткәрләрне бәйрәм белән котладылар һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Дулкыния Гайнуллина почта өлкәсендә 30 ел эшләп лаеклы ялга чыга, Нурзия Газизҗанова 42 ел эшли, ә Нәзифә Мөхәрләмова бу вазифада эшләвен дәвам итә. Авыр хезмәтегез алдында баш иябез, рәхмәт сезгә, хат ташучылар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев