Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район халкы игътибарына: куркынычсызлык таләпләрен саклавыгызны сорыйбыз

Сарыклар күп тотучы күрше төбәкләрдә соңгы елда кеше сәламәтлеге өчен бик зур куркыныч тудырган хроник чир – бруцеллёз табылуы ешайды.

Ветеринария хезмәте барыгызны да якынлашып килүче зур бәйрәм - Корбан гаете белән тәбрикли! Шушы бәйрәм елдагыча сөенечле узсын өчен куркынычсызлык таләпләрен саклавыгызны сорыйбыз. Чөнки сарыклар күп тотучы күрше төбәкләрдә соңгы елда кеше сәламәтлеге өчен бик зур куркыныч тудырган хроник чир – бруцеллёз табылуы ешайды. Аны һәрвакытта диярлек ветеринария таләпләрен үтәмәгән алыпсатарлар, малнын канын тикшермичә, читтән алып кайтканда, симертүгә көрән бозаулар һәм корбанга сарык сатканда тараталар. Авыруны кузгалтучы бактерия кеше организмына авыру малны чалганда кулдагы яралар аркылы, пешеп бетмәгән ит ашаганда һәм кайнатмаган сөт эчкәндә керә. Бруцеллёз кешене гариплеккә китерергә мөмкин! Корбанга сарыкларны машинадан сатып йөрүчеләрдән ветеринар белешмәсен  күрмичә алмавыгызны үтенәбез. Анда малның үткән тикшерүләре һәм прививкалары күрсәтелә. Корбанга алынган малларны 12 июльгә кадәр чалырга кирәк,  икенче кешегә сату тыела. Алынган, ләкин суелмый калган малларны үрчетергә киңәш итмибез, карантин үткәрергә кирәк. Анлавыгыз өчен рәхмәт. Белешмәләр өчен телефон: 2-30-93

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев