Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышы

“Тукай атналыгы” уңаеннан 25 нче апрель көнне Район китапханәсе каршында эшләп килүче “Өлкәннәр” клубы өчен “Язлар килә безгә Тукай белән”- әдәби сәгате узды.

Китапханәче Мөхәммәтшина Э.В. “Тукай эзләре буйлап” исемле презентация кулланып Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлын сөйләде. “Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә” китап күргәзмәсе белән таныштырды. “Әйтелмәгән мәхәббәт...(Г.Тукайның мәхәббәте хакында)” сценарие буенча әңгәмә үткәрелде. Г.Тукай иҗатына багышланган уен-викторина тәкъдим ителде. Өлкәннәребез Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Фәрхетдинов Габит Фәсәх улы һәм Моталлапов Миңнефәрит Нәгыйм улы Тукай турында язылган үзләренең шигырьләрен укыдылар.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев