Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район яшьтәшләре

13 мартта Өчнарат авылында яшәүче Миңнехарис Закиров һәм Мишәбаш авылында гомер кичерүче Дания Шакирова үзләренең 90 яшьлек олы юбилейлары уңаеннан Россия Президенты В.Путинның Котлавын кабул итеп алдылар.

Миннехарис Закиров 4 сыйныфта укыганда сугыш башлана, 11 яшьлек малай  җәен бозау көтүе көтәргә алына. Алтынчы сыйныфны тәмамлагач, колхозга эшкә керә. 1948 елда Челекен шәһәренә китә. Башта  машиналарга ком төяүдә эшлиләр, аннан слесарь булып урнаша.  1951 елда авылдашы  Мәймүнә  исемле кыз белән гаилә корып, 1956 елда  Челекеннан туган авылларына күченеп кайталар.  Тугыз бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә 20 оныгы, 13 оныгы бар.  Минихарис Закиров улы, килене  тәрбиясендә хәерле картлык кичерә.

Дания Шакирова Арча районы Курса авылында туган. Педагогия училищесын тәмамлый. «Бик авыр тормыш елларын уздык. Сугыш башланганда әтинең яше олы иде, аны окоп казырга алдылар. Өч абыем сугышка китеп, берсе дә әйләнеп кайтмады. Бу араларда гел сугыш турында кинолар күрсәтәләр, шуларны карап еламый түзә алмыйм. Кечкенәдән бөтен хыялым укытучы булу иде. Гомерем буе яраткан эшемне башкардым. Ирем Мәхмүт  бик акыллы, тәртипле кеше иде.Биш бала – бер кыз, дүрт ул үстердек.  Киленнәрем дә укытучылар династиясен дәвам итәләр, алардан бик уңдым», - дип сөйли Дания апа. Ул 1950-1987 елларда  Мишәбаш башлангыч мәктәбендә балаларга белем биргән. Бүген төпчек улы Булат, килене Марсилә гаиләсе тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә  гомер кичерә.   «Моннан да олы байлык була аламы, менә мин нинди бай кеше!» дип яраткан оныкларының һәрберсен кочты ул. Элекке Явлаштау, хәзер Эзмә мәктәбе директоры Зөлфәт Гыйбадуллин да махсус аны котларга килеп, изге теләкләрен, олы ихтирамын белдерде.

Юбилярларны башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин,  Иске Икшермә, Явлаштау авыл җирлеге башлыклары Нияз Нурмөхәммәтов, Ренат Нуриев  тәбрикләде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев