Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районда "Автобус" профилактик чарасы бара

2022  елның 5 аенда Татарстанда автобус йөртүчеләр гаебе белән 43  һәлакәт булган. Аларда 2 кеше үлгән, 60 кеше имгәнгән.

2022  елның 5 аенда Татарстанда автобус йөртүчеләр гаебе белән 43  һәлакәт булган. Аларда 2 кеше үлгән, 60 кеше имгәнгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, һәлакәтләр саны 2гә кимесә дә, һәлак булучылар 2 тапкыр арткан.  Һәлакәтләр килеп чыгуга йөртүчеләрнең тизлек арттыруы, юл чатында йөрү кагыйдәләрен бозу, дистанция сакламау һәм башка очраклар сәбәп булган. “Пассажирларны йөртү буенча иминлекне арттыру һәм авария очракларын кисәтү өчен 8 июньнән 17 июньгә кадәр Саба районында "Автобус" профилактик чарасы үтә.  Эксплуатацияләнә  башлагач биш  елга кадәр  автобуслар  елга бер,  аннан соң  6 ай саен техник  карау  узарга тиеш. Шушы таләпләр  үтәләме, автобус йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклыймы –  ЮХИДИ хезмәткәрләре шуларны тикшерәчәк. Рейс алдыннан техник һәм медицина контроле таләпләре үтәлеше,  йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимы, шулай ук тизлек режимын үтәүләре  контрольдә  алыначак”,– дип  аңлатты  ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы  вазифаларын  вакытлыча  башкаручы  Илнур Насыйбуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев