Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Райондашларыбыз Путинның Котлау хатына ия булдылар

Шәмәрдәндә яшәүче Рәхимә Зәкиева  һәм Миннебикә Шәйхетдинова 95 яшьлек олуг юбилейларын каршылады.

Бу көннәрдә Шәмәрдәндә яшәүче Рәхимә Җамали кызы Зәкиева  һәм Миннебикә Нуретдин кызы  Шәйхетдинова 95 яшьлек олуг юбилейлары уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатына   ия булдылар.

Рәхимә Зәкиева Арча районында туган. Бөек Ватан сугышы елларында  урман кисүдә эшли. 1955 елда  Фәрит Зәкиевка кияүгә чыгып, яшь гаилә Шәмәрдәнгә күченеп килә. Рәхимә апа промкомбинатта тегүче булып эшләп, лаеклы ялга китә. Өч бала тәрбияләп үстерәләр, җиде оныгы, сигез оныкчыгы бар.   Ире 2001 елда вафат була. Хәзерге көндә кызы Рәйханә белән гомер кичерә. 

Миннебикә Шәйхетдинова Эзмә авылында туган.  Сугыш чорында Пермьдә агач эшкәртү заводында, аннары фермада эшли.   Тормыш иптәше Нургали Шәйхи улы белән  гаилә корып, ике бала тәрбияләп үстерәләр.  Алты онык, тугыз оныкчыкка  да кадерле әби ул. Миннебикә Шәйхетдинова оныгы  белән яши. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев