Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбыз фәнсөяре

«Белемнең тамыры ачы, җимеше татлы», – диләр. Җимешләрен авыз иткәнче үзеңдә күпме тырышлык, ихтыяр көче, сабырлык тәрбияләргә кирәклеген Тимершык урта мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Баязит Дәүлитов яхшы белә.

undefinedБаязит Дәүлитов тарих олимпиадасыннан соң әнисе (уңда) һәм остазлары янәшәсендә

Дүртенче сыйныфтан бирле төрле фән олимпиадаларында катнашып чыныккан Баязит өчен быелгы уку елы иң уңышлысы һәм нәтиҗәлесе булган. Быел ул 15 фән олимпиадасында көчен сынап, муниципаль этапта 9 призлы урын яулаган. Шуның бишесе – 1 урын! Республика этабына үтеп, дүрт фәннән – тарих, химия («Олимпка юл» дип аталган авыл мәктәпләре өчен олимпиада), дөнья сәнгать мәдәнияте (МХК), географиядән җиңүче булып танылган. Ә математикадан («Олимпка юл») һәм геологиядән призер булуга ирешкән. Баязитның быелгы уңышларын санаганда фән бәйгеләрендә 9 беренче, 6 призлы урын яулавын әйтү генә дә егетнең никадәр белемгә сәләтен, тырышлык-үҗәтлеген күрсәтә. «Минем укуга омтылышым төп өч көчтән килә. Беренчесе – ул минем әнием. Башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак, белемгә этәргечне ул уятты. Миңа әнием кибеттән күз явын алырлык матур китап­лар алып кайта иде. Аларны укыган саен укыйсым килеп, үзем өчен серле дөньяны ача бардым. Икенчедән, укырга кергәнче үк әнием «Тылсымлы куллар» журналына язылып, андагы конкурсларда катнаша башладым. Җиңүче буларак, журнал тышлыгында фотом да чыкты. Өченчедән, башлангыч сыйныф җитәкчесе Гөлфинур Мусина беренче көннән үк сәләтемне үстерү өстендә эшләде. Өченче сыйныфта без уку һәм журнал белән кызыксынуны бергә бәйләп, «Тылсымлы куллар» журналы буенча фәнни-гамәли проект әзерләдек һәм 1нче урын яуладык. Бу җиңү безгә олимпиадаларда катнашып, тагын да зур үрләр яуларга этәргеч бирде», – дип сөйли Баязит. “Улым 5 яшеннән көн саен «Ак бүре» әкиятен укыта иде. Укуга кызыксынуын күреп хәрефләрне танырга пазл, дисклар, Казанга барып, күпләп китаплар сатып ала идек. Санарга да үзенчә – өстәлдәге печеньелар белән өйрәнде», – дип сөйли әнисе Рәмзия ханым.

Шулай итеп зирәк егет V сыйныфта тарих фәне укытыла башлаганда үзлегеннән дәреслек программасын күп­медер дәрәҗәдә үзләш­тергән була. Тарих белән кызыксынуга аеруча «История» каналы, «Борынгы Рим» китаплары юл ача. 2017 елда беренче тапкыр республика олимпиадасында катнаша һәм математикадан призер булуга ирешә. Шул ук вакытта төрле югары уку йортлары үткәргән белем бәйгеләрендә дә үзен сынап карый. Мәсәлән, КФУның «Пятый постулат» дип аталган математика олимпиадасында призер булып, аны 2018 елда Казан шәһәрендәге IT-лицейга укырга да чакыралар. Әмма Баязит яраткан мәктәбеннән аерылырга теләми. Үзе әйтүенчә, VII сыйныфта аның олимпиадалар диапазоны тагын да киңәя. Район этабында барлыгы тугыз фән бәйгесендә катнашып, сигез призлы урын яулый. Республикага 3 фәннән чакыру ала.

«Мин быел олимпиада нәти­җә­ләреннән бик канәгать кал­дым. Һәр олимпиада кү­ңелдә төрлечә кабул ителә. Кайберсендә үзеңне контроль эштә кебек кенә хис итәсең. Быел минем өчен иң катлаулысы геология булды. Чөнки коллекциядәге казылмаларны, ташларны тану бик кыен иде»,– ди Баязит Дәүлитов.

Баязитның төп тормыш принцибы – һәркөнне үзең өчен нинди дә булса яңалык алып калу. Җәй көне дә кулдан китапны төшермәскә тырыша. Ел буе системалы рәвештә әзерләнмәсәң, олимпиадалар вакыты җиткәч кенә барысын да колачлый алмаслыгы билгеле. “Минем мөмкинлекләремне күреп, белем мәйданына юл ачкан укытучыларымның барысына бик рәхмәтлемен. Яшьтәшләремә:”Китапны яратыгыз, вакытны дөрес итеп бүлә белегез, уку белән ялны һәрвакыт чиратлаштырыгыз. Вакытында йоклагыз”, – дияр идем. Янәшәмдә утырган яшь, кызыклы әңгәмәдәшемнең һәр сүзен отып каласы, акыллы киңәшләрен өлге итеп үзеңә аласы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев