Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбыз – терлекчелектә лидер

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлекчелек тармагының 2019 елдагы 11 айлык эшенә йомгак ясады. Андагы мәгълүматлардан кү­ренгәнчә, мөгезле эре терлекләр санын арттыруда Саба районы лидерлар рәтендә. Шулай ук сөт җитештерү буенча да иң югары күрсәткечләр Кукмара, Балтач, Әтнә, Актаныш, Саба, Мамадыш, Әлки районнарында.

Хәзерге  вакытта районыбыз ферма коллективлары һәр  сыердан уртача  22,4 килограмм  сөт сава. Бу былтыргының  шушы  чоры күрсәткеченнән 2,7  килограммга   күбрәк.  “Мөхәммәтшин” крес­тьян-фермер хуҗалыгында  сыерларның  продуктлылыгын – 31,1, “Курсабаш”та 28,9  килограммга  җиткерделәр. Арташның роботлаштырылган  фермасында да һәр сыердан уртача 29,5 килограмм  сөт савыла.

Фото: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев