Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Редакциябездә эшләп киткән өлкәннәребезне бәйрәм белән котладык [+фото]

Бу көннәрдә чал чәчле ветераннарыбыз хөрмәтләнә, өлкәннәребез өчен төрле бәйрәм чаралары үткәрелә.

Кайбер оешма-предприятиеләр үзләрендә эшләп лаеклы ялга киткән мөхтәрәм хезмәткәрләренә күчтәнәч пакетлары таратуны да оештырды. Без дә, “Саба таңнары” газетасы редакциясе коллективы, үз чиратыбызда, редакциябездә һәм типографиядә хезмәт куйган ветераннарыбызның өйләренә барып хәлләрен белдек, күчтәнәчләр тапшырдык.

Шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Марат Ибраһим улы Галиев ветеран хезмәттәшләребезне «Саба таңнары» газетасына абунә белән бүләкләде. 

Өлкәнәеп барсалар да, бүгенге тормышларына шөкер­ана кылып, булганына канәгать булып, тыныч кына яшәп торган көннәре. Һәркайсына исән­ сау булсыннар, балаларыннан игелек күреп, тынычлыкта яшәсеннәр дигән теләкләребезне җиткердек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев