Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Регина – «Татарстан энҗесе»

Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында «Татарстан энҗесе-2018 » бәйгесе быел бишенче тапкыр уздырылып, райондашыбыз - Иштуган кызы Регина Иванова «Татарстан энҗесе» титулына лаек булды. Шушы көннәрдә Регина Иванованы район башлыгы Рәис Миңнеханов кабул итеп, зур җиңүе белән тәбрикләде.

Бәләкәй генә гәүдәсенә нинди зур йөрәк сыйган Регинаның көч-кодрәте ташып торуы, тормышны, кешеләрне яратуы соклану уята. Куйган максатына ирешергә, башкаларга ярдәмгә ашыгырга  буеның   1,16 метр гына  булуы һич комачау итми. Киресенчә, ул үзе артыннан башкаларны да ияртә, сау-сәламәт кешеләргә дә тормышта үрнәк булып тора. Регинаның киң эрудицияле, белемле  булуы,  үз-үзен тотышы  Иштуганда яшәүче әтисе, мәрхүмә әнисе, әби-бабасы укытучылар булып, кыскасы, мөгаллимнәр династиясендә тәрбияләнгәнлектән килә торгандыр. Иштуганда туып-үскән кыз урта мәктәптән соң  берьюлы ике югары уку йортын тәмамлый: Казан дәүләт  аграр университетында эколог-инженер,  социаль белем бирү академиясендә психолог белгечлеге ала.

 Аллаһы Тәгалә аңа үзенең эчке дөньясына, җанына туры килә торган эшне насыйп итә: Регина Казан шәһәренең «Иман нуры» мәчетендә хәйриячелек бүлеге җитәк­чесе булып эшли.  Эшли дип әйтү бәлки дөрес тә түгелдер, ул бу дөньяда яши. Кешеләргә игелек кылудан, мохтаҗларны сөендерүдән  тәм табып яши.

Мәчеттә авыру балаларга ярдәм итәргә төрле проектлар булдырып, шуларны тормышка ашыра. Иганәчелек итәргә теләүче  игелекле кешеләр күп, шул ук вакытта мохтаҗлар да еш мөрәҗәгать итә. Регина ике арадагы изгелек фәрештәсе булып, Казан буйлап ярдәмгә ашыга.  Авыру балаларны кино-театрларга, зоопаркка йөртә, сабыйларның шатлыктан  янып  торган күзләрен күрү аңа яшәргә көч өсти. Мөмкинлеге чикләнгәннәр арасында «Татарстан энҗесе-2018» конкурсы үтәчәген белгәч, беренчеләрдән булып гариза тапшыра. Чөнки узган ел өлгерә алмый кала. Финалга 7 районнан 10 кызны сайлап алалар.  Конкурска әзерлек октябрь аенда ук башланып, кызларга макияж, үз-үзеңне тоту, үзеңне яратырга өйрәнү буенча мастер-класслар үткәрелә. Өйгә эш итеп  сәләтеңне күрсәтү  шарты куела. «Мин биюне сайладым, чөнки  шпагатка төшә алам. Гәүдәмнең сыгылмалылыгына алдан ук  игътибар иткәннәр иде. Миңа яшь кенә хореограф билгеләделәр. Ул минем буем, мөмкинлекләремне бер читкә куеп, ныклап биюче ясарга кереште. Балтач районыннан үзем кебек кыска буйлы  партнер да чакырдылар. Әзерлек эшләре тулы куәтенә барды. Без кызлар белән бер гаилә булып беттек. Мин үземнән бигрәк, башкалар өчен борчыла башладым.  Әзерләнгәндә бар да яхшы гына иде, конкурс сәхнәсенә чыккач, нәкъ менә  без биегәндә музыка сүнде.  Биюне ахырынача башкарып чыктык. Зал аягүрә басып, күз яше аралаш кул чапты», - дип ялкынланып сөйли Регина. Инде бәйге тәмамланып, төрле номинация җиңүчеләрен тәбрикли башлагач, Регинаның йөрәк тибеше тагын да ешая. Яңгыраган һәрбер номинация аңа туры килә кебек, тик аның фамилиясен генә атамыйлар.  Барлык кызларга энҗе беләзекләр дә бүләк ителгәч, инде Регина бөтенләй төшеп калганмын дип уйлый. Шул вакытта  Регина Иванова «Татарстан энҗесе-2018» дип игълан ителә. Бу минутта күз яшьләрен дә тыярга,  үзеңне кулда тотарга да кирәк.  Кечкенә дә төш кенә булган Регина барын да җиңә… Әлбәттә, ул жюри мәхәббәтен  нык әзерлеге, матур биюе белән генә түгел, эчке дөньясының байлыгы,  ихлас күңеле белән дә җәлеп итә. Ә моның өчен махсус әзерлек кирәкми, барысы  күзләрдә чагыла.  Шуңа өстәп аңа ул көнне үзе игелек иткән күпме кеше хәер-дога кыла, җомга көнне мәчеткә килүчеләр аның өчен   Аллаһыдан ярдәм сорый. «Мин бу көнне үзем өчен күпме кеше җан атканын бар йөрәгем белән сиздем. Янәшәмдә күңел җылыларын тойдым. Миңа  конкурста «Синең тормышыңдагы иң истә калган, кадерле көн нинди?» дигән сорау бирделәр. 10 секунд эчендә бөтен тормышымны күзалларга тырыштым. «Минем тормышымның бөтен көне дә бик кадерле, бик кыйммәтле. Мин бүгенге  тормышым өчен Аллаһыма чиксез  рәхмәтлемен»,  дип җавап бирдем. Зал гөрләтеп кул чапты», -ди ул.  Регина Аллаһыга,  әтисенә, мәрхәмәтле туганнарына, кыскасы, һәммә кешегә дә рәхмәтле. Шәмәрдәндә аның өчен өзелеп торучы әбисе –  мөхтәрәм укытучы  Кәүсәрия Гарифулловна, тормышында зур терәк  Роберт абыйсы белән Сәрия апасы, балалары, еракта яшәүче туганнары бар. Регинаның күңел җылысы бөтен кешегә дә җитә. Энҗе бөртеге зур булмый диләр. Моңа Регина мисалында чын-чынлап инанасың.

Фәридә Вилданова / Ильмира Галимуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев