Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Рим Кавиев – Россиянең атказанган тренеры

Алан Елгада туган Рим Кавиевның исеме көрәш сөючеләргә яхшы таныш.

Күп тапкырлар авылы Сабантуйлары батыры, Татарстан турнирлары җиңүчесе һәм призеры хәзер Алабугада көрәш тренеры-укытучысы булып эшли. Татарстаннның физик культура һәм спорт отличнигы Рим Кавиев республикага күп яшь батырлар әзерләгән кеше. Шәкертләреннән берсе Ислам Фәләхов билбау көрәше буенча дөнья чемпионы булды. Улы Азат та әтисе кебек көрәшче. Күптән түгел Рим Кавиевка Россиянең атказанган тренеры исеме, ә укучысына Россиянең атказанган спорт остасы исеме бирелде. Якташыбыз ирешкән уңышлары белән котлыйбыз, яңа җиңүләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев