Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ришвәттә гаепләнүче хөкем карары көтә

9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне.

Бүген коррупция Россиянең сәяси һәм икътисадый үсе­шен тоткарлаучы иң җитди кир­тәләрнең берсе булып санала. Җәмгыятьтә киң таралган күренеш кеше хокукларын һәм ирекләрен боза. Коррупция – дәүләтнең социаль һәм икътисадый тормыш төзелешен җимерә. Шуңа күрә дә закон чыгаручы һәм башкарма органнар, Россия Президенты тарафыннан коррупция чагылышларын профилактикалауга юнәлдерелгән норматив-хокук базасы булдыру максатында соңгы елларда актив эш алып барыла. 2018 елның 30 июнендә РФ Президенты раслаган 2018-2020 елларда кооррупциягә каршы тору буенча милли план исәп буенча инде алтынчысы. Элегрәк коррупциягә каршы көрәш җәза чаралары ярдәмендә алып барылса, 2008 елдан Россия законнарына кисәтү, конфликтлар мәнфәгатьләрен көйләү, керемнәргә һәм соңрак түрәләрнең чыгымнарына да контрольлек итү, хокукый актларга экспертиза үткәрү алымнары гамәлгә керде.

Коррупциячел күренешләрне профилактикалау өлкәсендә рай­он хокук саклау органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләүгә күчсәк, алар арасында тыгыз үзара хезмәттәшлек ныгып урнашканлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Уртак эшчәнлек ришвәтчелек, вазифаи затларның хезмәт урыныннан явызларча файдалану, бюджет акчаларын максатчан тотмау фактларын һәм башка коррупциячел характердагы җинаятьләрне ачыклауга юнәлдерелгән. Хезмәттәшлек оператив киңәшмәләрне бергә үткәрү, мәгълүмат алмашу, очрашулар, “Түгәрәк өстәлләр уздыру тәртибендә һәм башка алымнар ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

2020 елда район прокурату­расы коррупциягә каршы то­ру турындагы законнарның үтә­лешенә күзәтчелек итү барышында канун таләпләрен санга сукмауның 25 факты ачыкланып, 25 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Вазифаларны үтәмәү, чикләүләр, тыюлар, таләпләр системасын яхшырту өлкәсендә коррупция белән бәйле Федераль законнарны бозучылар да чарасыз калмады. Дисциплинар җаваплылыкка 3 вазифаи зат тартылды.

 Районның хокук саклау органнары коррупцион характердагы җинаять кылган вазифаи затларны җинаять җаваплылыгына тарту юнәлешендә зур эш алып бара. Мисалга, быел Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша “Мишә” кулланучылар коо­перативының матди-техник базасын үстерүгә грант алганда алдакчылык гамәле кылганы өчен А.Гыймадиевны район суды штрафка тартты. Дәүләткә китерелгән зыян аның тарафыннан тулысынча түләнде.

Ноябрь аенда прокуратура үзенә тапшырылган вәкаләтләре чикләреннән чыккан һәм ришвәт алуда гаепләнүче элеккеге полиция хезмәткәренә карата кузгатылган җинаять эшен дә суд тикшерүенә җибәрде. Хәзерге вакытта шулай ук полиция бүлегенең тикшерү подразделениесе тарафыннан мошенниклык юлы белән 65 миллион сумнан күбрәк чит милек урлаган элекке авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесенә карата кузгатылган эш тә тикшерү стадиясендә.

Коррупциягә каршы кө­рә­шү хокук саклаучыларның гына түгел, үзендә дәүләт һәм җәмгыять язмышы өчен җа­ваплылык хисе тойган һәркем эше. Без дәүләт әһәмиятендәге мөһим проблеманы хәл итү юлында гражданнарның, җәмәгать оешмаларның да актив булышлыгына өметләнәбез.

Зөфәр Абитов, район прокуроры, өлкән  юстиция киңәшчесе.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев