Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Ризык әзерләүне бисмилләдән башлыйм»

Көн туды исә, хуҗабикәләрне бер сорау борчый: бүген нәрсә пешерергә? Ризыкны көн дә төрләндерергә кирәк, өйдә бала-чага булса бигрәк тә. Ир затына да ярыйм дисәң, табының сыйлы, туклыклы булырга тиеш.Әле ярый рецептлар белән бүлешергә интернет-дус бар. Нинди генә төрләрен тәкъдим итмиләр социаль челтәрләрдә. Әмма безгә экзотик җиләк-җимешләрдән,күз күрмәгән яшелчәләрдән әзерләнгәне кирәк түгел. Үзебезнең җирлектә үскән тәм-томнардан пешерелгәннәре якын. Беренче карашка гади, әмма бик «әппетитлы» һәм зәвык белән тәкъдим ителгән рецептлары белән инстаграм аша Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл апа Зәйнуллина да теләп бүлешә. Бүгенге көндә аның 11 меңгә якын инстаграм дусты бар.

Танылган якташыбызның рецептларын Новокузнецк,Мәскәү, Башкортостан, Киров татарлары соратып ала, ә иң күп «подписчиклары» Казан һәм якын- тирәдәге районнардан икән. Инстаграм битендә (ismegull) бүген ул 200 төрле ризык тәкъдим итә. Гади генә татар апасының шулай инстаграм белән дуслашуы  каян килгән?

-Игезәк оныкларымны кечкенә вакытларында карашырга еш кына кызларыма Казанга барырга туры килә иде. Шунда яшәгәндә балаларым, миңа күңелсез булмасын диптер инде, телефонымда  шәхси инстаграм битен ачып бирделәр. Шунда кешеләрнең аралашканнарын күзәтә башладым. Бу миңа бик кызык тоелды. Бакча җимешләрен, пешергән ризыклары турында куелган пост­ларны карарга ярата идем. Бервакыт безгә туганым Айгөл кайтты да (ТР атказанган артисты Айгөл Бариева –ред.), әйдә, Исмегөл апа, бергә туры эфирга чыгабыз диде. Без бергәләп мантый әзерләдек. Шул эфирдан соң миңа рецептлар, киңәшләр сорап өзлексез хат юллый башладылар. Бер көн эчендә  1500 кеше дуслык тәкъдим итте. Инде артка юл юк иде, үз белгәнемне башкалар белән бүлешә башладым.Видеолар төшереп куярга өйрәндем. Хуҗалык, йорт эшләре дә бар бит әле, гел инстаграмда утырып булмый. Әмма кешеләрнең, язмый торсам, кая, югалдыгыз, сезне көтеп алабыз, диюләре миңа кабат канатлар куя иде. Мин үз белгәнемне, пешереп караган ризыкларны әзерләү ысуллары турында  башкалар белән бик теләп уртаклаша башладым. Белгәнеңне кеше белән бүлешү үзе изгелек бит.

–Аш-суга осталыгыгыз каян килә? Гомумән, рецептларны каян аласыз?

–Аш-суга мин әниемнән өйрәндем. Ул бик оста һәм тәмле итеп пешерә иде. Аннан калган рецептларны кулланырга тырышам. Үзем дә уйлап, тукта әле, болайрак пешереп карыйм дип төрлечә “кыландырам” һәм бик тәмле килеп чыга.

  Яңа төрле ризык­ларны Казанга баргач кызларымнан яки төрле  гәзит-журналлардан, интернеттан алам, кибетләрдә ятрак камыр ашы күрсәм, карале, бу пирогны үземә дә  пешереп карарга кирәк дип күңелемә теркәп куям.

  Бервакыт, кызым лаваш (безнеңчә кыстыбый  тышы) алып кайтты да, пешерергә вакыты юк моның. Лаваш торды да торды, ни генә эшләтим икән, әрәм була бит ризык дип борчылам. Шуннан бәрәңге пешереп төйдем дә, боламыкны лавашга төрдем, рулет итеп кистем, нидер җитми шикелле иде, майга салып кыздырырга булдым. Менә шуннан яңа төр ризык барлыкка килде, аны  башкалар белән дә бүлештем, халык бик яратты. Камыр басканда шулай бераз төрләндерәм дә, яңа төрле тәмле ризык килеп чыга.

–Заказларга пешерәсезме соң?

 –Юк, алай кәсеп иткәнем юк. Гөбәдия яки пирог пешереп бирә алмассыңмы диючеләргә каршы килмим, бик теләп ярдәм итәм.

–Өйдәгеләрне, оныкларыгызны аеруча нинди ризык белән сыйларга яратасыз?

  –Балаларым барлык ризыкларны да яратып, тәмле дип ашыйлар, шулай да алма пирогы яки конфетка заказ кубрәк буладыр, ә оныкларга килгәндә, иң яраткан ризыклары умачлы аш. «Әби, шариклы аш пешер әле», – диләр.

  –Авылыгызда тагын шундый аш-су осталары бармы?

  –Хәзер аш- су пешерергә барыбыз да осталар бит, тәмлене генә ашарга яратабыз, куршеләрем белән аралашып яшәгәч, аларның ризыклары белән дә еш сыйланырга туры килә. Куршем Миләүшә Әскәрова, Гөлсинә Галиева, Алзирә Хәмзина, Венера Абдуллина дә ризыкны бик уңдырып пешерәләр.

  –Исмегөл апа, ризык уңсын, тәмле, туклыклы булсын өчен нинди шартлар кирәк? Моның сере бармы?

  –Ризыкны бар күңелеңне биреп,яхшы уйлар белән, тәмле булсын дип пешерергә кирәк. Аш-суга тотыныр алдыннан иң элек бисмилләмне әйтәм, аннары салаватымны укып куям, аннан соң җиң сызганып эшкә тотынам.

  Пешеп чыккач, табынга матур итеп бүлеп бирергә тырышам.  Кайнар ризыктан соң  чәй янына берәр тәм-том әзерләү җаен да карыйм. Бер утырып ашар өчен, әллә ни күп әзерләмим, ризыкны исраф итәргә ярамый. Аллаһы Тәгалә яшелчәләрне, җиләк -җимешләрне мулдан бирә. Иренмичә әзерләргә, файдаланырга гына кирәк. Менә быел да бик күп уңыш җыеп алдык, әлхәмдүлилләһ. Күңел тынычлыгы белән ашарга язсын.

Исмегөл ападан кәнфит ясау рецепты:

2 стакан сөткә 4 стакан ши­кәр комы салып кайнатасы,

45 минут кайнагач, 20 грамм тирәсе атланмай кушасы.

 Кызарып кайнавы җиткәч, массаны майланган табага агызасы.

Каткач, шакмаклап кисеп, тәлинкәгә тезәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев