Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

РИЗЫКЛАРЫНДА – КҮҢЕЛ ҖЫЛЫСЫ

«Пешекче артист та, табиб та, рәс­сам да булырга тиеш» дигән танылган аш-су остасы Юныс Әх­мәтҗанов.

Гомерен милли ризыкларыбызны бөтен дөньяга танытуга багышлаган оста бу сүзләрендә ризык әзерләгәндә йөзеңә елмаю кунуы, сыеңның шифалы һәм тәмле булуы, матур итеп бизәлешен дә күздә тоткандыр. «Аш-су» җәм­гыя­тендә өл­кән ку­линар булып эш­ләүче Фәридә Шәях­мәтова да әлеге гыйбарә бе­лән тулысынча килешеп, аны үзенең хезмәт асылы итеп саный.

Кечкенәдән әни­се янында, аш-су тирә­сендә кайна­шырга яраткан Миңгәр кызы Фәридә 1984 ел­да, Тимершык урта мәктәбен тәмам­лаганнан соң, Сабаның «Таң» кафесына эшкә килә. Эшлим дип, күзләре ут янып торган кызны табак-савыт юучы итеп алалар. Биредәге җитәкчеләр аның тырыш, уңганлыгын бәяләп, Арчадагы кулинария училищесында укырга керергә тәкъдим итәләр. Биредә 1 ел укып, имтиханнарны уңышлы тапшыргач, төрле районнардан җыйналган 16 кызны «Татпотребсоюз» җәмгыяте Мәскәү шәһәренә эшләп өйрәнергә (стажировкага) җибәрә. Бер ел буе башкаланың «Дом татарской кулинарии» дип аталган аш-су йортында мәскәүлеләрне үзебезнең милли ризыкларыбыз белән сыйлыйлар, шулай итеп татар кухнясын танытуга үзләреннән өлеш кертәләр..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев