Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ҺӘРКЕМ ӨЧЕН ҮЗ КЕШЕ

Халисә Галимҗанованың Курсабашта хат ташучы булып эшләп, авыл урамнарын иңли-иңли һәр йортка рухи азык китерә башлаганына инде 18 ел узган. Бүген инде ул һәр йортта көтеп алган үз кеше, сердәшче дә, киңәшче дә, моң-зарын сыйдыручы да.

«Мин – Мичәнбаш кызы, Курсабашка  килен булып төшкәндә авылны бө­тенләй белми идем. Йортларда  номерлар юк, ә почтаны таратырга кирәк. Эшли башлаган чорларда урам буйлап кем йорты икәнен сорап йөргәнемне хәтерлим. Аннан ирем Җәмил  белән авылның схемасын төзедек. Ул миңа бик ярдәм итте. Шулай итеп, әкренләп эшемә ияләнеп, аның нәкъ күңелем кушкан хезмәт икәнен аңладым.Аллага шөкер, авыл халкын бик яраттым, мине тиз үз иттеләр. Көтеп алалар, эч серләрен дә  бушаталар. Кеше сүзе йөртә торган гадәтем юк, бусагадан чыкканчы онытам. 50 яшьтән пенсиягә чыксам да, әле эшемне дәвам итәм», – ди Халисә ханым..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев