“Россия Символлары. Петр I” Бөтенроссия Олимпиадасы
21 ноябрь көнне Ә.Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе Сәләтле балалар мәктәп-интернатының 4 сыйныф укучылары (укытучы Садыйкова Г.И.) өчен “Россия Символлары. Петр I” Бөтенроссия Олимпиадасы оештырды.
Олимпиада күренекле реформатор, Россия императоры Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан уздырылды. Олимпиада биремнәрендә ун сорау кертелгән. Шуларның тугызы тест форматында, ә унынчы сорауга тулы җавап бирергә кирәк иде. Барлык катнашучыларга Сертификат, җиңүчеләргә – Диплом тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев