Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Россиядә яңа юл билгеләре барлыкка килде

Шәһәрнең тарихи үзәкләрендә үлчәмнәре кечерәйтелгән билгеләрне кулланачаклар.

Бүгенге көннән Россиядә яңа ГОСТ үз көченә керде. Ул яңа юл билгеләре барлыкка килүне күздә тота. Моннан тыш, хәзер шәһәрләрдә кечерәйтелгән юл билгеләрен куярга мөмкин булды. Бу турыда Хөкүмәт басмасының норматив-хокукый базасында урнаштырылган документка сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

Әйтик, юлларда «Диагональ җәяүлеләр кичүе», «Трамвайга бүлеп бирелгән полоса» билгеләре куелачак. Шулай ук берләштерелгән билгеләр — «Түләүле парковка» һәм «Инвалидлар өчен парковка» кебек билгеләр барлыкка киләчәк.

Шәһәрләрдә куела торган билгеләрнең минималь үлчәме 60 сантиметрдан 40 сантиметрга кадәр кечерәячәк. Бу яңалыкны кертүнең сәбәбе зур билгеләр еш кына бер-берсен каплап торуга бәйле. Шулай ук алар шәһәр мохитен чүпләп, урамнарда тиз генә ориентлашырга мөмкинлек бирми.

Яңа зур булмаган билгеләр шәһәрнең үзәк районнарында һәм тарихи төзелешле кварталларда барлыкка киләчәк. Шул ук вакытта автотрассалардагы юл билгеләренең үлчәме үзгәрмәячәк.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев