Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов ясалма фәһем ярдәмендә әтисенең абыйсын – сугыш ветеранын «кочты»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә ясалма фәһем ярдәмендә төшерелгән видео белән уртаклашты. Роликта ул әтисенең абыйсын – Бөек Ватан сугышында катнашкан Галимҗан абыйны «кочаклый».

Рөстәм Миңнеханов ясалма фәһем ярдәмендә әтисенең абыйсын – сугыш ветеранын «кочты»

Фото: Лилия Галимова телеграм-каналыннан

«Илебезнең төп бәйрәме - Җиңү көне якынлаша. Шунысы кызганыч, ветераннарның саны елдан-ел кими бара. Ә безнең һәркайсыбызның, үз Героен кысып кочаклап, аңа рәхмәт әйтәсе килә», - дип язган республика лидеры. Ул билгеләп үткәнчә, заманча технологияләр, хәтта герой янәшәбездә булмаса да, моны виртуаль рәвештә эшләргә мөмкинлек бирә.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге казанышларында аларның һәркайсының зур өлеше булуын билгеләп үтте.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-yasalma-fahem-yardamenda-atisenen-abyisyn-sugys-veteranyn-kocty-5904264

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев