Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

РУХИ БАЙЛЫК ӨЛӘШҮЧЕЛӘР

26 март көнне «Чулпан» кафесында мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уздылар. Муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, районыбызның мәдәният-сәнгатен үстерүдә куйган хезмәтләре өчен зур рәхмәтен белдерде.

  «Районыбыз күләмендәге бер генә чара да сездән башка узмый. Башкалар ял иткәндә сез,  киресенчә, хезмәттә, сездән халыкка рухи ял бирү сорала.  Хезмәтегез киңкырлы, яшь буынны сәнгати яктан тәрбияләүгә зур өлешегезне куясыз», диде Расих  Закирҗанов үзенең тәбрикләү чыгышында.  Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин мәдәнияттә кайсы гына өлкәне алсаң да һөнәри осталыкка ия белгечләр эшләвенә тукталды.  «Кайсы гына тармакны алсак та, зур үсеш күзәтелә, Саба сәнгать мәктәбенең ирешкән уңышлары горурланырлык, мәдәният йортлары  оештырган чаралар да югары дәрәҗәдә уза,  гаилә белән эшләүләр зур нәтиҗәләр бирә, китапханәләр эшчәнлегенә дә зур бәя бирерлек. Сатышта ачылган музей-мәдрәсәбезне Европада тиңнәре юк дип бәяләделәр. Моннан соң да бердәм-дус коллектив булып эшләргә язсын», дип хезмәттәшләренә рәхмәтен белдерде..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев