«Саба-Арена» спорткомплексында «Хәтер тасмасы» «Гран-при»ның 1нче этабы узды
Ярышларда 42 ир-ат һәм 21 хатын-кыз бәйге тотты.
«Саба-Арена» спорткомплексында «Хәтер тасмасы» «Гран-при»ның 1нче этабы узды. Акциягә һәлак булган сугышчыларның әти-әниләре, хатыннары, туганнары чакырылган иде. Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фәнис Закиров һәлак булган егетләреебезнең туганнарына, якыннарына, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Ачылу тантанасында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, «Бердәм Россия» партиясенең Саба җирле бүлеге башкарма секретаре Фәрит Зарипов катнашты.
Ярышларда 42 ир-ат һәм 21 хатын-кыз бәйге тотты. Хатын-кызлар арасында ялгыз разрядта өченче урынны райондашыбыз Зилә Хәбибрахманова яулады. Икенче урында-Казан шәһәреннән Лия Фәррахова. Гран-Приның 1нче этабында райондашыбыз Динара Исмаилова җиңү яулады. Ир-атлар арасында ялгыз разрядта турнирда өченче урынны Артем Андреев (Казан шәһәре), икенче урынны Хайём Исмаилов алды. Турнирның җиңүчесе дип Айнур Сабиров табылды (Казан шәһәре). Җиңүчеләр һәм призерларга «Саба-Арена» спорт мәктәбе дипломнары, «Бердәм Россия» партиясеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Май аенда узачак «Хәтер тасмасы» супер финалы тәмамлангач, җиңүчеләр һәм призерлар 1 урын-15 мең ₽, 2 урын -10 мең ₽, 3 урын -5 мең ₽ исәбеннән «Тибхар» спорт инвентаре белән бүләкләнәчәк (ир-атлар), хатын-кызлар арасында шундый ук призлар булачак. «Хәтер тасмасы» гран-приеның 2 нче этабы 9 февральдә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев