Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары - «SFORZANDO» Халыкара музыка премиясе» конкурсы призерлары

Татарстанда санитар-эпидемиологик режим кертелү сәбәпле, бүгенге көндә күп кенә конкурслар дистанцион формада уза. Шул исәптән, «SFORZANDO» Халыкара музыка премиясе» конкурсы да читтән торып үткәрелде.

Бу конкурста илебезнең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән килгән бик күп катнашучылар белән беррәттән Саба балалар сәнгать мәктәбенең баян сыйныфы укучылары Гайсин Нурсил һәм Хәйриев Илдус катнаштылар. Жюри укучыларның чыгышын югары бәяләде. Яшь баянчыларыбыз   II нче дәрәҗә лауреат дипломына ия булдылар. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләре  Фатыйхова Раилә Габделгазиз кызын җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев