Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары "Шаян ТВ" каналында чыгыш ясадылар

24нче апрель көнне Саба балалар сәнгать мәктәбе һәм Шәмәрдән филиалы музыка бүлеге вокал сыйныфы укучылары "Сәйлән" музыкаль тапшыруы өчен "Шаян ТВ" балалар телевидениесендә катнаштылар. Һәр шимбә көнне бу тапшыру республиканың барлык районнарыннан талантлы балалар белән эфирга чыга. Саба районыннан "Бәллүр"(җит. Дәүлиева Г. Р.) һәм"Энҗе бөртекләре" (җит. Аксанова Л. М.) вокаль ансамбльләре бик матур чыгыш ясадылар. Афәрин!

Шулай ук, ялгыз башкаручылар: Закирова Лилия, Кашапов Илузәр, Галимҗанова Адилә, Ярмөхәммәтова Руфина, Галимҗанова Камилә, Рәхимуллина Зәлинә дә катнашты. Укучыларыбызга рәхмәт белдерәбез, алар бик лаеклы һәм матур чыгыш ясадылар. Яшь артистларыбызны тиздән телевизор экраннарында күрә аласыз!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев