Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Талантлар берләшмәсе” халык-ара балалар һәм яшьләр иҗатына багышланган фестиваль-конкурсында катнаштылар

30нчы октябрь көнне мәркәзебез Казанда “Талантлар берләшмәсе” халык-ара балалар һәм яшьләр иҗатына багышланган фестиваль-конкурс үткәрелде. Һәр ел саен бу конкурс Татарстан Рескпубликасының мәдәният, мәгариф һәм фән Министрлыклары ярдәме белән оештырыла.

Конкурска килгән катнашучыларны Рәсәй күләмендә танылган професииональ шәхесләр бәяләде. Бу конкурсның төп максаты-талантлы һәм сәләтле балаларны ачыклау, аларның талантларын үстерү, киләчәк тормышта үз юлларын дөрес табарга ярдәм итү.

Конкурска Татарстанның төрле почмакларыннан таланты балалар һәм яшьләр җыелган иде.

Саба балалар сәнгать мәктәбеннән “уен кораллары” номинациясендә фортепиано бүлегендә  укучылар  катнашты.

Конкурсның нәтиҗәләре:

  • “фортепиано соло” - Мифтахова Алинә 6 сыйныф укучысы (укытучысы Зәйнетдинова З.З.) II дәрәҗәдәге Лауреат исеменә лаек булды;
  • “фортепиано ансамбле” - Мифтахова Алинә 6 сыйныф укучысы (укытучысы Зәйнетдинова З.З.), Миннигулова Алсу 4 сыйныф укучысы (укытучысы Хафизова Ч.Ф.)IIIдәрәҗәдәге Лауреат исеменә лаек булдылар.

Укучыларны чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә яңа иҗади уңышлар телибез.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев