Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары вакытны күңелле һәм файдалы уздыралар

    Коронавирус инфекциясенең таралуына юл куймас өчен бу ай карантин дип игълан ителде, әмма бу без өйдә тик утырабыз дигән сүз түгел.

    Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары вакытны күңелле һәм файдалы уздыралар. Алар үткән материалларны кабатлыйлар, уен коралларында уйнау күнекмәләрен ныгыталар, рәсем ясыйлар, бииләр һәм җырлыйлар. Социаль челтәрләрдә  иҗади сәләтләре белән даими уртаклашалар , башкаларга үрнәк күрсәтәләр.

    Ялыгызны файдалы һәм күңелле үткәрегез. Исән булыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

    Мәгълүмат район сайтыннан алынды.

    Фото: saby.tatarstan.ru

    Чыганак: saby.tatarstan.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: