Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучыларының узләре куйган биюләре буенча конкурс үтте

Халыкара бию көне унаеннан «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» укытучылары Гыймадиева Т.Г. һәм Мөбәрәкҗанова А.З. бию бүлеге укучыларының узләре куйган биюләре буенча конкурс оештырдылар.

Әлеге чарада жюри әгъзаларенә төрле жанрдагы 12 бию тәкъдим ителде. Шунысы сөендерә, бу конкурста чыгарылыш бүлек укучыларыннан тыш 3, 4 нче сыйныф укучылары да катнашты.

Жюри әгъзаларе җиңүчеләргә түбәндәге номинацияләр буенча дипломнар тапшырды:

- «Милли горыф - гадәтләрне саклап калган өчен»

- «Иҗади активлык өчен»

- «Иң үзенчәлекле бию өчен»

- «Иҗади ниятне тормышка ашырган өчен» һ. б.

Бию кичәсе флешмобом белән тәмамланды. Конкурста катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев